1920 елның 17 августында Юлтимер авылында туган.
1939 елның декабрендә хәрби хезмәткә алына.Көнчыгыш Азия өлеше булган Забайкальеда сержант (отделение командиры) булып хезмәт иткән.
Сугыш башлангач Ленинград ягына күчерелә.Фашистларның төп көче тупланган Тихвин шәһәрен штурмлауда катнаша.
1942 елның 8 декабрендә Тихвин урамы сугышларында каты яраланып авылга кайта.
II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, “Ленинградны саклаган өчен” медале белән бүләкләнә.
1942-1947 елларда Каташ Каран мәктәбендә хәрби белем бирү укытучысы, 1950- 1959 елларда Азалак авыл Советы секретаре, 1959- 1975 елларда Нөркәй совхозында бухгалтер булып эшли.