1898 елның 10 гыйнварендә Сарайлы авылында рухани гаиләсендә туган.
Башлангыч белемне Яхшыбай мәдрәсәсендә ала. Биредә атаклы дин галиме Шәйхелислам Хәмиди дәресләрен тыңлый.
1915 елда Кәшербашы мәдрәсәсендә хәлфә була.
1918 елда Минзәлә шәһәрендә тәгълим-тәрбия курсларында укып Кәшербашына укытучы, мәктәп мөдире булып кайта.
1920 елда халык соравы буенча Сарайлыга укытучы булып кайта. 1925 елда Казанда 3 айлык педагогия курсларында укый. Монда Галимҗан Ибраһимовның татар әдәбияты буенча лекцияләрен тыңлый. Аннан соң Сарайлыда укытуын дәвам итә. 1931-1932 елларда Сарманда чыга торган “Комбайн” газетасына секретарьһәм корректор булып эшли. 1933-1941 елларда Рангазар мәктәбендә укыта. 1941-1942 елларда Бөек Ватан сугышында катнаша. Яраланып кайткач яңадан укыту эшенә керешә.
1943-1945 елларда тагын фронтта була. Сугыштан соң Сарайлыда укыта.
1954 елда Ленин ордены белән бүләкләнә.