Мин, Нурутдинова Зания Абзаловна, 1942нче елның Знче гыйнварында Башкортстанның Туймазы районы Карат авылында туганмын. Әтиэм - тимерче Әхмэтжанов Абзалетдин, әнием Мәрзия. Әти 19 Юнчы елгы, Фин сугышында булган, 1941нче елны Бөек Ватан сугышына киткән. Башта Туймазыда сугыш өчен кораллар ясаганнар. 1942нче елның гыйнварында мин тугач, җизни (сеңлесенең ире) әтине ат җигеп, мине күрергә алып кайткан. Шул ук төнне (баланы күргәннән соң) җизни әтине Туймазыга илтеп куйган. Менә шушы күргәннән соң, башка беркайчан да әтигә безнэ күрергә насыйп булмаган. Ул сугыштан әйләнеп кайтмаган, 1943нче елда “улде” дигән хэәбәре килгэн. Без биш бала әтисез калганбыз.
Эни 1946нчы елда 36 яшендә салкын тиеп, чирләп үлгән. Миңа ул вакытта дүрт яшь булган. Иң зур апага 15 яшь булган. (Талига - 1931нче, Тәслия - 1933нче, Тәһлия - 1937нче, Фәһим 1939нчы, Зания - 1942нче елгылар).
Олы апа мәктәптә җыештыручы булып эшләгән, фермада кошлар караган. Икенче апа фермада дуңгызлар караган. Ә без (кечкенәләр) бакча карадык. 40 сутый бәрәңге бакчасы: утырттык, утадык, кумдек, алдык. Күп итеп кабак утырта идек. Кар эрү белән әрәмәгә балтырган, кузгалак, какы h.6. җыярга бара идек. Алабута җыеп ипи пешердек, башак җыйдык. Шулай итеп, тамак туйдырдык...
1951 нче елда апалар икмәк заводында (Баулыда) эшли башладылар. Авылдагы өйне сатып, Баулыда тау буенда өй алдык, шунда барыбыз бергә яши башладык.
Мин Баулының 1нче санлы мәктәбенең 4нче сыйныфына укырга йөри башладым. 1956нчы 7нче сыйныфны тәмамлап, Алабуганың китапханә техникумына укырга кердем. Аны 1959нчы елда тәмамлап, китапханәче булып эшли башладым.
Апаларыма бик зур рәхмэт: алар мине устерделәр, укыттылар, тормыш юлына бастырдылар.
1965нче елның гыйнварында мин Баулының 1нче санлы мәктәбендә китапханәче булып эшли башладым. 36 ел шушы мәктәптә эшләдем. 2001 нче елда лаеклы ялга киттем. Бик куп мактау кәгазьләрем бар, “Хезмэт ветераны”, “Отличник народного просвещения” дигән мактаулы исемнәр бирелде.