Нәҗметдинов Сәлах Минһаҗ улы,1921 елда Сарман районы, Иске Кәшер авылында туган. 1942 елда сугышка алына, телефончы- тавыш үлчәүче, элемтәче булып хезмәт итә. 1945 елда сугыштан туган авылына кайта. Ул II дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры, бик күп юбилей медальләре белән бүләкләнә. Иске Кәшер райпосында, аннан озак еллар бакчачылыкта, колхозда төрле эшләрдә эшли. 1989 елда вафат була, Иске Кәшер авылында җирләнгән.