Мин, Нәжмиева Әнисэ Дәүләтшә кызы, 1932 елның, сентябрь айның беренче числосында, Баулы районы Тумбарлы авылында тудым. Бөек Ватан сугышы башланганда, миңа ни бары тулыр-тулмас 9 яшь иде. Әтине сугышның беренче көннән фронтка алып киттеләр. Без әнинең бер үзенә 5 бала калдык.
Ачлык..., әни бер карангыдан икенче карангыга урманнан чаклы урманнан ат белән каравыл өйләренә агач ташыйлар.
Мин ике класс укыган идем инде,- орлык чистартучыларга 500 гр. ипи бирәләр ,- дигән сүзне ишеткәч, укуны ташлап ындыр табагына эшкә киттем.
Орлык чистарта торган машинаны кул белән әйләндерергә кирәк, минем буем җитми. Ашлык сала торган пөдәүкәне әйләндереп куеп,шуңа басып салкын тимер ручкасын әйләндерәм. Олы апалар,-” эшли алмассың ”,- диләр.
Гаилэдә мин иң олы бала, апайларымны ашатырга кирәк. Мин тырыштым-тырмаштым, олы яшьтәге апалар белән бер рәттән эшләдем. Эшкә барган көнне, бирән шул 500 гр. ипине, ике кулыма тотам, исним, ялыйм, ашар идем, өйдә апайларым ач, аларга алып кайтам.
Кыш көне бәрәнге цехында эшләдем. Елгада бәке тишеп бочка белән бозлы суны алып кайтып бәрәнгене юып, чистартып, турап сушилкада киптереп, кагәзъ капчыкларга тутырып солдатларга озатабыз. Барлык бәрәнгеләрдә бер юкалыкта туралырга тиеш. Калынрак булса, бракка чыгарып аңа акча түләнми.
Бу без күргәннәрнең бер генә өлеше. Аларны сөйләп тә бетерерлек түгел.