Иң элек Ленинград янында лагерьда хәрби хәзерлек үтә. Аннан Смоленск якларына китә. Польшаны азат итүдә катнаша.
Каты яраланып, 6 ай Мәскәүдә госпитальдә ята. Дәваланып чыккач, аны хәрби заводка эшкә җибәрәләр. Авылга 1947 елда гына әйләнеп кайта. Гарәп теле нигезләрен үзләштерә һәм мәчеттә дин сабакларын өйрәтә.
Җиңү көнен искә алганда Зәйнетдин абый:“Бу көнне халык шатланды да, елады да. Чөнки, югалтулар да күп иде“, – ди.
Ул бүген тормышыннан канәгать. “Аллага шөкер ихтирам итәләр, кадер-хөрмәттә яшибез“, – ди ветеран. Аксакал хәзер дә авыл тормышы өчен янып-көеп, үзенең киңәшләрен биреп яши.