Гатаулла Мирзаһит улы Минаев (Николай Орлов) 1919 елның 29 декаберендә Зөбәер авылында Мирзаһит һәм Бибиәсма Минаевлар гаиләсендә иң өлкән бала булып дөньяга килә. Репрессия корбаннарының Хәтер китабында (Книга Памяти жертв политических репрессий. Том 9:”Ме” – “мя”. – Казань: «Книга памяти», 2003 – 464с.) күренгәнчә, Гатаулла Минаевның әтисе Минһаҗев (Минһаҗетдинов) Мирзаһит Минһаҗетдин улы 6 балалы урта хәлле крестьян булган. 1932 елның 25 апрелендә колхоз оештыру дошманы исемен алып кулга алына, 28 июнь 1932 ел ЖК 58-11м буенча аңа хөкем карары чыгарыла: 2 елга хезмәт белән төзәтү лагерена җибәрелә. Бу хәлдән соң Бибиәсма апа, эзәрлекләүләрдән куркып, балаларын ияртеп, иренең агасы Закиҗан яшәгән Ленинград шәһәренә чыгып китә. Ай буе урман эченнән генә барып, Ленинград өлкәсе Колпино шәһәренә барып чыга. Авылда 4 класс белем алган Гатаулла биредә кичке мәктәпнең 7 классын тәмамлый. 13 яшьтән урманчылыкта эшли, станция янындагы таш карьерларында, соңыннан Ижорск заводында слесарь булып хезмәт куя. Биредә аны авылдашлары күрә. Гатаулла үзен Николай Орлов дип атый, татарчаны оныттым дип әйтә. 1939 елда Совет Армиясе сафларына чакырыла. Хәрби хезмәтне 6 нчы тимер юлчылар полкында үтә, бүлекчә командиры була, десантчы-диверсантлар хәзерләүче курсларда әзерлек уза. Бөек Ватан сугышын Гатаулла фронтта каршылый. Сугышның беренче айларында 29 тимер юл батальонында каршылыклар кую төркеме командиры сержант Орлов Черкасск, Кременчук шәһәрләре өчен барган сугышларда, Киев оборонасында катнаша. 1941 елның көзендә фашист басып алучыларына каршы барган сугышта чолганышта кала, яралана, пленга төшә. Пленда булуына 9 көн дигәндә кача, әмма бер айдан соң кабат фашистлар кулына эләгә. Үзләрен утыртып, Германиягә алып китүче поездның стенасын сүтеп төшеп кала. 1942 елның февраль башында Сумы өлкәсе Ямпольск районы партизаннарына барып кушыла. Отряд “За Родину” дип атала. 1942 елның октябрендә А.Н.Сабуров җитәкләгән берләшмә составындагы отряд Уңъякяр Украинага рейдка чыга. 1943 елны Ровен өлкәсендә партизан отрядлары берләшмәсе төзелгәч, ул диверсия төркеме командиры итеп билгеләнә. 1943 елның 26 ноябрендә иртән сәгать җидедә бер батальон дошман солдатлары партизан отряды кулындагы Лученки авылына һөҗүм итәләр. Сугыш көндезге сәгать икегә кадәр дәвам итә. Дошманның 90 солдаты үтерелә, 150се каты яралана. Өч йөк машинасы, пулемет тачанкасы һәм тагын бер корал сафтан чыгарыла. Орлов җитәкләгән 3 нче рота сугышта батырлык үрнәкләре күрсәтә. 1943 елның 23 февралендә Орлов төркеме Ковель-Сарны тимер юлында дошман эшелонын шартлата. Бер паровоз һәм 20 вагон эштән чыга, 175 немец солдаты һәм офицеры үтерелә. 1943 елның 14 мартында көндезге өчтә Н.Орлов җитәкчелегендәге диверсион төркем шул ук участокта дошманның тагын бер эшелонын юкка чыгара. Бу юлы бер паровоз, 4 вагон, сугыш техникасы белән өч платформа шартлатыла, 150 солдат һәм офицер үтерелә һәм яралана. 1943 елның 25 мартында Орлов төркеме тимер юлның шул ук участогында ике паровоз, 13 вагон, 120 тонна ягулык, тимер юл аркылы салынган күперне шартлаталар. Сугыш хәрәкәтләре барышында Н.Орлов җитәкләгән диверсия төркеме шартлаткан хәрби эшелоннар саны 16, тимер юл күпере 4кә җитә. Аның үзен диверсия короле дип йортәләр. Н.Орлов ике тапкыр Ленин һәм башка орденнар, медальләр белән бүләкләнә. 1945 елның 2 маенда якташыбызга Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Бувакытта аңа егерме биш яшь була. Сугыштан соң ул Украинаның үзе азат иткән Ровно шәһәрендә яши. 1953 елдан КПСС члены. Хатыны Нина белән бер ул, бер кыз үстерәләр. Төрле җаваплы эшләрдә эшләп, ул 1965 елны лаеклы ялга чыга. 60 нчы елларда бер-ике тапкыр туган авылы Зөбәергә кунакка кайта. 1982 елның 29 сентябрендә Советлар Союзы Герое Зөбәер бөркете Гатаулла Мирзаһит улы Минаев вафат була.