Раббаниев Шаһисолтан Раббани улы 1895 елның 16 августында Сарман авылында туган. Авыл мәдрәсәсенә йөреп укырга-язарга өйрәнә, аннан соң үзлегеннән укып, белемен күтәрә. 1930 еллар тирәсендә сатучы булып эшли, соңрак авыл кулланучылар җәмгыяте (сельпо) рщисе булла. Бөек Ватан сугышы елларында “Кызыл буразна” (Сарман авылы) колхозы рәисе булып эшли.
Гомеренң соңгы елларында Сарман май заводында, район кулланучылар җәмгыятендә хезмәт куя. Хатыны белән гаиләдә 7 бала тәрбияләп үстерәләр. 1962 елның 22 ноябрендә вафат була. Кабере Сарман зиратында.