Сарман авылында яшәүче Нурлыгаян апаның өлкән яшьтә булуына карамастан хәтере! Бусагадан атлап, исәнләшеп, хәл-әхвәл белешүгә, әти-әни, әби-бабаларының, аларның аталарының исемнәренә кадәр әйтеп, тулы, матур җөмләләр белән тезеп тә китте:
- Җиде буын әби-бабалырым Сарманда туып үскәннәр, шушында яшәгәннәр. Әнием Габделҗаббар кызы Бибиәсма бик иртә вафат булган. Мине бер яшькә кадәр әбием үстергән. Аннан соң әтиебез апам белән миңа 17 яшьлек Фәрхениса әнине алып кайткан. Ул беребезне дә аермады, какмады. Җиде бала, ике төрле анадан икәнлегебезне дә сизмичә, дус, тату булып үстек...
Ә аның гомеренең яшь кыз булып өлгереп килгән чәчәк кебек вакыты ачы сугыш елларына туры килә.
- Кызлар белән болында сыерлар саклый идек. Кич белән авылга кайтсак, урам тулы – кеше, бөтен җирдә – кычкырыш, елаш. Сугыш башланган икән... – дип искә ала ул.
Фронтка китеп беткән ир-атлар урынын Нурлыгаян кебек яшүсмер кызлар, егетләр, хатын-кызлар, карт-корылар кала. Ир-атлар гына түгел, йөгән кидерерлек атлар да фронтка китә. Ә әтиләре Шаһисолтан абыйны бронь белән колхоз рәисе йөген тартырга калдыралар. Күтәрәмгә калган маллар, хатын-кыз, бала-чага, карт-карчыклар белән тыл өчен дә, фронт өчен дә икмәген үстерегә, ит-сөт, йомырка кебек азык-төлек, оекбаш, бияләй кебек җылы киемнәр әзерләргә кирәк. Авыр, бик авыр еллар еллар була. Райком бюросы утырышына чыгып киткән саен, Шаһисолтан абый, киптерелгән икмәк салынган капчыкка ымлап:
- Мин кайтмасам, берәрсе артыннан җибәрерсез, - дия торган була.
Чөнки бюро утырышыннан соң юк кына нәрсә өчен дә туп-туры төрмәгә алып китүләр ешь булган ул елларда.
Ә Нурлыгаян дәрестән бушаган вакытта утауга йөри, фермасына да өлгерә, бригадир ярдәмчесе вазифаларын башкара. Сугыш беткән 1945 елны Сарман урта мәктәбен тәмамлый.
- Аяз Гыйләҗев белән бер класста укыдык. Ул елны өлгергәнлек аттестатының чыккан елы. Унынчы классны 30 бала тәмамлаган идек. Тләнче Тамакка барып, имтихан бирдек. Аттестатны унберебез генә алды. Калганнарга “Унынчы классны тәмамлады” дигән белешмә бирделәр, - дип искә ала Нурлыгаян апа.
Мәктәпне тәмамлагач, Иске Кәшер авылындагы балалар йортында тәрбияче, пионер-вожатый булып эшли. Аннан соң берничә ел бухгалтерия аппаратында, соңрак райпотребсоюзда хезмәт куя. Соңрак укытучылык хезмәтенә алына, читтән торып педагогия институтын тәмамлый. Ул елларда мәгариф хезмәткәрләрен авылдан-авылга күчереп йөртәләр. Бердәнбер кызы Галияне район үзәгендә рус классында укытыр өчен, Нурлыгаян апа укытучылыкны ташларга мәҗбүр була. Райпотребсоюзда эшләгән елларында, читтән торып сәүдә техникумын тәмамлый. Сәүдә берләшмәсендә баш бухгалтерга кадәр күтәрелә. Ярты гасырга якын тырыш хезмәт куеп, лаеклы ялга чыга. Күп санлы мактау кәгазьләре, “1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышы вакытындагы фидакарь хезмәт өчен”, “Хезмәт ветераны” медальләре белән бүләкләнә. Шушы еллар эчендә, гомеренең кайсыдыр борылышында, бәхет эзләп, Таҗикистан якларында да яшәп кайта. Тумыштан ук канына зыялылык, укымышлылык, киң белемлелек кебек асыл сыйфатлар салынган Нурлыгаян апа анда да күп нәрсәгә ирешер иде. Әмма акыллы, зур тормыш тәҗрибәсе туплаган Шаһисолтан абый кызына хат юллый:
- Безнең нәселдә ризыгын читтә җыйган кеше булмады. Илгә кайт!
2016 елның 1 июлендә тыл һәм хезмәт ветераны Раббаниева Нурлыгаян апага 90 яшь тулды.
Зөлфия Шәрипова.
“Сарман” газетасы № 50; 13 июль 2016.