Тыл ветераны Рафикова Сорур Рафик кызы 1920 елда Әлмәт авылында икенче бала булып дөньяга килә. Әтисе гражданнар сугышына киткәндә ул күкрәк баласы булып кала. Әтисе шул китүдән кире әйләнеп кайтмый. Ике кызы белән әнисе тол кала. Сорур апа бик яшьли ат җигәргә һәм тугарырга өйрәнә, ашлык суккыч машинага көлтә бирә, ат белән сабан сөрә, төзелешкә саман кирпече ташый. 1938 елда Сорур апаны тракторга укытырга җибәрәләр. Шул елның язында ул “Сарсаз буе” басуында тәүге буразналарын сыза һәм бу эш басулар иңләү егерме елга сузыла. Бөек Ватан сугышы башлану хәбәрен кыз басуда пар җире сөреп яткан чагында ишетә. Аның да сөйгән егете сугышка китә. Һәм шул китүдән кире әйләнеп кайтмый. Йөрәгенә башкаларны кертә алмый Сорур апа.
Күптән көтелгән Җиңү көне килә. Сорур апа баш-аягы белән эшкә чума. Һәрвакыт тырышып, нормасын арттырып үти. Күп санлы грамоталар, рәхмәт хатлары шул хакта сөйли. Күпьеллык тырыш хезмәте һәм Җиңүне якынайтуга керткән зур өлеше өчен ул бик күп медальләр белән бүләкләнә.
Төзеде: Әлмәт урта мәктәбе укытучысы Һадиуллина Г.А.2010 ел.