Ләшәү- Тамак һәм Дүсем авылында лаеклы кешеләр бик күп. Шулар арасында озак еллар буе авыл халкына аң-белем таратучы, үз эшенең остазы , зур мактауга һәм хөрмәткә лаек булган китапханәче Рахимова Миннур Габдрахим кызы турында язасым килә.
Миннур Габдрахман кызы 1943елның 17 июнь көнне Сарман районы, Яхшыбай авылында туа. Яхшыбай башлангыч мәктәбен тәмамлаганнан соң , Иске Кәшер урта мәктәбендә укып 7 классны бетерә. Аннан соңгы елда колхозда төрле эштәэшли. 1959-1962 елларда Алабуга культура агарту училищесының китапханә бүлеген бетерә. 1963елда аны Ләшәү – Тамак җирлегенә эшкә җибәрәләр.Шушы авылның асыл егете Солтанов Заһирга кияүгә чыга. Алар өч малай үстерәләр. Тормыш авырлыкларын бергә -бергә җиңәләр. Бер –берсен хөрмәт итеп яшиләр.
Миннур апа китапханә белән берлектә клуб эшендә алып бара. Ул үзенә бирелгән эшкә бик җаваплы карый, аны намус белән җиренә җиткереп башкара. Китапханәсе һәрвакытта чиста,пөхтә. Тәрәзә төбендә гөлләр һәрвакыт шау чәчәктә булалар иде. Китапханәгә килгән авыл кешеләрен һәммәсендә якты йөз, елмаюлы караш белән каршылый. Шуңа күрә аның китап укучыларыда күп була. Китап укучыларның китапка булган игътияҗларын канәгатъләндереп тора. Үз фондында булмаган китапларны район китапханәсеннән алып кайтып укучыга бирә. Кече һәм урта яшьтәге балалар белән дә эшне оста оештыра ул. Укырга яратмаган балаларны да китап укырга кызыксыну уята. Ул алар белән аерым план нигезендә эшли. Миннур апа төрле кичәләр, диспутлар, әңгәмәләр, китап уку конференцияләре уздыра. Алар бик җанлы, кызыклы һәм укучының күнеленә барып җитәрлек итеп оештырыла. Шул вакытта китап күргәзмәләредә яңартылып торыла.
Миннур апа эшләгән вакытларда да район һәм авыл китапханәчеләре белән берлектә төрле темаларга семинарлар үткәрелде. Мәсәлән 1986елда Л.Тамак авыл китапханәсендә “ Туган як ” турында булган әдәбият пропагандалау буенча,алдыңгы тәҗрибә мәктәбе оештырылды һәм дәресләре үткәрелде. Аның эшләгән эшен җитәкчеләр күрделәр һәм мактау кәгазьләре, дипломнар белән бүләкләделәр.
Миннур апа гомер буе китапханә эшенә тугрылыклы булды ,үзенең эшен яратып башкарды һәм лаеклы ялга китте. Аның эшенең нәтиҗәсен шуннан күрергә була,авылыбыздан уннан артык кыз китапханәче һөнәрен сайлады.Монда Миннур апаның өлеше бик зур.