1926 елның 17 июнендә Такталачык авылында туа. 1941-1943 елларда туган колхозында эшли. 1943 елның ноябрендә армия сафларына алына, 1950 елга кадәр автоматчы булып хезмәт итә. 1945 елда япон самурайларына каршы сугышта катнаша. Җиңү көнен Ерак Көнчыгышта каршылый.
ll дәрәҗә Ватан сугышы ордены, "Японияне җиңгән өчен" һ.б. медальләр белән бүләкләнә.
1950 елның октябреннән алып 1986 елның июленә кадәр район мәдәният йортында (баянчы, сәнгать җитәкчесе, 1961-1986 елларда директор) эшли. Озак еллар нәтиҗәле эшләгәне өчен 1971 елда Ленин ордены белән бүләкләнә. 1980 елда РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирелә.
Лаеклы ялга чыккач, 1986- 1994 елларда кинотеатр директоры булып эшли. Озак еллар район ветераннар клубының сәнгать җитәкчесе вазифаларын башкара.
Тормыш иптәше белән өч бала тәрбияләп үстерәләр.