Хәмит Раянов 1926 елның 17 июнендә Такталачык авылы колхозчы гаиләсендә туган. Жидееллык мәктәпне ул сугыш башланган чорда тәмамлый. Илне канлы сугыш чорнап алган чорда, 1943 елның ноябрь аенда, 17 яшендә хәрби хезмәткә алына ул. Сарапул шәһәреннән бик күп Татарстан егетләрен, шул исәптән Хәмит абый һәм аның авылдашларын да эшелон белән Ерак Көнчыгышка алып китәләр. Владивосток, Комсомольск на Амуре шәһәрләрендә хезмәт итә ул.
Фашист Германиясе капитуляциясеннән соң , 1945 елның август-сентябрь айларында Манчжуриядә японнарның атаклы Квантун армиясен тар-мар итудә катнаша һәм «За победу над Японией» медале белән бүләкләнә. Бергә хезмәт иткән авылдашы , Мөбәрәк Фәйрушин, атака вакытында башына пуля тиеп Хәмит абыйның күз алдында һәлак була. Шушы күренеш гомерем буе күз алдымнан китмәде-, дип искә ала ул.
Кечкенәдән тальянда уйнап үскән егет, сугыш тынып, бераз ялга тукталып алган арада, фронтташ дусларын җырга-моңга күмә. Татар көйләре, популяр фронт җырлары яңгырый. Ул гармунны чик буенда яшәүче умартачы бабай, улы сугышта һәлак булгач, солдатларга бүләк иткән була.
Соңгы хәлиткеч һөҗүмнәрнең берсе. Хәмит абыйга гармунны бу юлы үзе белән алу мөмкинлеге булмый. Аны японнардан калган блиндажда калдыралар. Җиңү яулап кире кайтканда юллары гармунны калдырган блиндаж яныннан үтә. Хәмит абый кабаттан хромкасы белән очраша. Шулай итеп, солдат хромкасы 7 ел Хәмит Раяновның юлдашы була.
Кайту белән район мәдәният йортына эшкә урнаша ул. Фронтовик Хәмит Нәбиев белән уртак тел табып, эшне тиз арада җайга да салып җибәрәләр. Керосин лампасы янган караңгы клуб эченнән җыр-моң, яшьләрнең шатлыклы авазлары тирә-юньгә тарала башлый. Бу 1950 ел була. Халкыбызның сандугачы Ә. Афзалованың канатлары ныгуда аның да зур өлеше керә, агитбригадада бергәләп чыгыш ясаганда аңа баянда уйный.
Хәмит абыйның нәтиҗәле тырыш хезмәте хокүмәтебез тарафыннан югары бәяләнә. СССР Югары Советы Президиумы Указы белән 1973 елда район мәдәният йорты директоры Хәмит Раянов Ленин ордены белән бүләкләнә.
Район мәдәният йортында тупланган «Агыйдел» халык җыр һәм бию ансамблен оештыруда һәм аның даны еракларга таралуда Хәмит абыйның өлеше һәм тырышлыгы зур була. Ансамбльдәге һәр катнашучынын холкын, гадәтләрен яхшы өйрәнгән Хәмит абый бу зур коллективны бердәм гаилә итеп саклый белде. 1979 елда РСФСР Мәдәният министрлыгының «Культурно-просветительская работа» журналы үзенең бер санын Актаныш районы мәдәниятенә багышлый. Хәмит Раянов турында аерым мәкалә басылып чыга.
Үзешчән - сәнгатьне үстерүдәге уңышлары, яшь белгечләрне тәрбияләүгә юнәлтелгән тырыш хезмәтләре өчен РСФСР Югары Советы Президиумы 1980 ел 16 июнь Указы белән Хәмит Раяновка «РСФСРның атказанган мәдәният» хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелә.
Хәмит абыйның гаилә тормышы да күпләргә үрнәк булырлык. 1952 елда Мофаваза апа белән бергәләп гаилә учагы тергезеп, алар 3 бала тәрбияләп үстерәләр. Балаларының, оныкларының ихлас кайгыртучанлыгын тоеп яшәгән өлкәннәргә моннан да кадерлерәк нәрсә бармы соң? Ләкин шунысы хак, үтелгән юл үкенечле түгел: бай эчтәлекле, намуслы тормыш рәвеше алып барылган.