1920 елның 18 сентябернедә Чат авылында туа, Киров авылында тормыш итә.
1939 елның көзендә Минзәлә педучилищасын ашыгыч рәвештә тәмамлатып, армиягә алалар һәм Новосибирск хәрби пехота училищасына укырга жибщрелщ. 1941 елның июнендә аны тәмамлауга сугышка китә.
Волохов (3 нче гвардия дивизиясенең 520 нче укчы полокында, яралана), 1942 елның гыйнварында Воронең фронтларында (167 нче дивизиянең 435 нче укчы полкында, яралана) рота командиры була. Яраларын дәвалагач, Дәүләкәндәге авиаразведчиклар училищесында укый. 1944 елның гыйнварыннан 1946 елның мартына кадәр I Балтика буе фронтында аерым разведка авиаполкы штабында хезмәт итә.
Җиңү көнен шунда каршылый. 1946 елның мартында туган ягына әйләнеп кайта.
"Сугышчан хезмәтләре өчен", "Кенингсбергны алган өчен" һәм юбилей медальләре, Кызыл Йолдыз, I дәрәҗә Ватан сугышы орденнары белән бүләкләнә.
Хәрби дәрәҗәсе-өлкән лейтинант.
Чат, Тат.Суксу, Кәзкәй, Тат.Ямалы, Актаныш, Яңа Богады, Югары Яхшый мәктәпләре директоры булып эшли, Кировта укыта.
1980 елда лаеклы ялга чыга.
1946 елның көзендә Тат. Суксудан укытучы кыз Хәбибәгә өйләнә. 5 бала тәрбияләп үстерәләр.
Үлгән көне- 21.07.2010 ел.