1923 елның 30 маенда туа. Сугышка 1942 елда китә. Сталинград сугышында катнаша, Смоленск, Белоруссия фронларында сугыша, Польша, Германия җирләрендәге сугышта катнаша. Җиңү көнен Гамбург шәһәрендә каршылый. Туган якка 1945 елның ноябрендә кайта. Рядовой.
I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә. Кайткач "Үзәк" колхозында эшләп лаеклы ялга чыга.