Рәхмәтуллин Хәбибулла Рәхмәтулла улы.
Рәхмәтуллин Хәбибулла 1923 елның 16нчы августында Ворошилов районы Иске Абдул авылының гади крестьян гаиләсендә дөньяга килә. 1930 елның 1нче сентябрендә яртынчы класска укырга керә. Теләнче–Тамак рәисе Гөбәев агач мәктәп салдыргач, Хәбибулла абый укуын шунда дәвам итә. Теләнче-Тамак мәктәбендә ул җиде класс тәмамлый. 1940нчы елны Сталинград трактор заводына эшкә китә. ФЗӨ мәктәбендә укый. 1941нче елның маенда Сталинград военкоматы чакырып ала. Юлга акча, документларын биреп авылга кайтарып җибәрәләр, 25 көннән инде сугыш башлана. 19 яшьлек Хәбибулла абыйга 1942нче елның 13нче апрелендә сугышка чакыру килә. Аларны Бөгелмә шәһәренә алып китәләр, анда хәрби кием, көрәк, сугышчан патроннары белән мылтык бирәләр. 22нче апрельдә Хәбибулла абыйларны Мәскәү тирәсендә барган сугышка кертәләр. 1942 нче елның сентябрендә Хәбибулла абыйны һәм тагын 15 солдатны Киров шәһәренә җибәрәләр,анда 6 ай полк мәктәбендә укый. Әлеге укулар тәмамлангач яшь солдатка өлкән сержант исеме бирелә. 1942 елда аны Волхов фронтына җибәрәләр. 1943 елның июнь аенда каты сугышлардан соң, Великайпук шәһәрен фашистлардан азат итәләр. Август аенда дошманны көнбатышка куа барып, Старая-Русь, Новый Сокольник шәһәрләрен, күп кенә авылларны немец илбасарларыннан чистарталар. Октябрь аенда бөтен фронт буйлап көчле һөҗүмгә күчәләр. Хәбибулла абыйны комбат ярдәмчесе итеп билгелиләр. Смоленск шәһәре янында постта торганда Хәбибулла абый Ворошилов һәм Молотов белән очраша һәм аларга честь биреп кала. Украина фронтында Хәбибулла абый бик каты яралана. Гаиләсенә "сугышта һәлак булды" дигән хәбәре килә. Җиңү көнен ул авылда каршылый. Лаеклы ялга чыкканчы туган колхозында хезмәт куя. Тормыш иптәше Мөнәвәрә апа белән 4 бала тәрбияләп үстерәләр.