Ризатдинов Халит Габдрахман улы 1918 елның 28 июлендә хәзерге Сарман районы иске Минзәләбаш авылында, гаиләдә икенче малай булып дөньяга килә. Шушы авылдагы дүртьеллык башлангыч мәктәпне тәмамлагач, ул көчле укучы буларак, белемен күрше авылга йөреп дәвам итә hәм шунда ук 10 – нчы классны тәмамлый. Шуны да әйтергә кирәк, ул вакытларда 10 класс белемле кешеләр бик сирәк була. Мәктәпне тәмамлап армияга киткәнче әле бер ай укытучы булып әшләргә дә өлгерә.
Ризатдинов Халит Габдрахман улы 1939 елның көзендә Совет армиясы сафларына чакырыла hәм җиде елдан соң гына - 1946 елда, сугыш тәмамланып инде бер ел үткәч кенә кире әйләнеп кайта. Солдат хезмәтен ул Байкал күлен үтеп, Чита шәһәреннән ары, салкын Себернең ташлы таулары арасында «Семьдесят шестой разъезд» дип аталган урында башлый. Ерак түгел – Бурза шәһәре, арырак – Даурия. Ул монда 110нчы укчы полк составында 1940 нчы елның февраленә кадәр, ягъни бер ел да ике ай атлы артиллерист булып хезмәт итә. Ә аннан соң аларны Ленинград шәhәре янына күчерәләр. Халит Габдрахман улы зенит артиллериясе полкында 85 миллиметрлы пушкада төзәүче (наводчик) hәм орудие командирының ярдәмчесе булып хезмәтен дәвам итә. Солдат хезмәтен тутырып өйгә кайтырга дүрт ай калып барганда, көтмәгәндә сугыш башлана hәм аңа Бөек Ватан сугышының башыннан азагына кадәр катнашып, Ленинград блокадасының бөтен мәхшәрен үз күзләре белән күреп, сугышның барлык авырлыгын да үз җилкәсендә күтәрергә туры килә.
Кызы Ризатдинова Фәния Халит кызы истәлегеннән: “Безнең әтиебезгә бу дәhшәтле сугыштан туган якларына зур җиңү белән, күп санлы орден-медальләрен тагып, исән-сау әйләнеп кайтырга насыйп була. Сугыштан соң әти укытучы булып эшләвен дәвам итә hәм белемгә омтылучы кеше буларак, Казан педагогика институтына читтән торып укырга керә. Аны уңышлы тәмамлап, югары белемле белгеч буларак, күп еллар мәктәп директоры булып эшли hәм физика-математика фәннәрен укыта.
Безнең әтиебез, әниебез Гөлсинә Габделхәй кызы белән, безне, биш баласын - Фәрит, Фәридә, Фалих, Фәния hәм Гөлназны тәрбияләп үстереп, олы тормыш юлына бастырдылар. Без әти-әниебезгә барысы өчен дә бик рәхмәтле. Балалары, оныклары - без барыбыз да аларны бик юксынабыз hәм зур ихтирам белән искә алабыз. Алар безнең өчен hәрвакыт үрнәк булып торалар.”