Ризатдинов Әхмәтлатыйп ага Мәскәү янында каты сугышлар барган вакытта фронтта була. “Волоколамск янында булган каты сугыштан соң, дошман оборонага күчте”, - дип искә ала. Латыйп ага Мәскәү юнәлешенә таба чигенгәндә һәр карыш җир өчен барган көрәшне сүз белән генә аңлатып бирү мөмкин түгел, ди. 1943 елны Латыйп ага минага эләгеп яралана. Авылга кайтып 1 ел колхоз председателе булып эшләгәч, яңадан фронтка китә. Җиңү көнен Германиядә каршылый. 1945 елның көзендә авылга кайта.