1936 елда Сарманда тракторчылар, комбайнчылар әзерләү курслары ачыла. Сарман районының Мортамак авыл советына керүче Боламык авылыннан Рәшитов Хаҗины да Сарманга укырга җибәрәләр. Ул шул курсларны бетереп Мөслим районы Вәрәшбаш авылыннан Маһимәүлидә исемле кызга өйләнеп матур гына яшәп ятканда сугыш башланып китә. Күп ир – егетләрне сугыш башланган көннән армиягә алалар. Хаҗины уракка кадәр калдыралар, чөнки басулардагы игенне җыеп алырга комбайнчы кирәк. 1941 нче елның 11 августында Хаҗи сугышка китә.
Хаҗины артиллерист – пулеметчылыкка укыталар. Өч ел дәвамында – 1944 нче елның көзенә кадәр хатлары килеп тора. Өзелеп хатлар көткәндә Маһимәүлидәгә кара хәбәр килә.: “Гвардии старший сержант Рашитов Хази погиб смертью храбрых за Родину 11 августа 1944 года. Похоронен в местечке Шидлов. Польша”, - диелгән була бу язуда.
Артиллерист Рәшитов Хаҗи, өч ел буе сугышып, СССР дигән илне фаәистлардан азат итүдә зур батырлыклар күрсәткән. Менә ул турыда документ.
“Приказ 11815
По 1076 истребительному – противотанковому артиллерийскому полку от 30 сентября 1943 года.
От имени Президиума Верховного Совета СССР
Награждаю медалью “За отвагу” наволчика рядового Рашитова Хази. От 26 сентября 1943 года под огнем противника переправил свое орудие на правый берег реки Днепр. 28 сентября 43 года, при отражении контратаки противника, огнем своего орудия уничтожил до 28 солдат и офицеров.
1911 года рождения, татарин.
В Красной Армии с 1941 г.
Призван Сармановским РВК.
Оборона министрлыгының архивы җибәргән материалдагы исемлектә бу сугышта аеруча батырлык күрсәткән сигез артиллеристны “Батырлык өчен” медале белән бүләкләгәннәр. Өч ел сугышта йөреп, Хаҗи бер мәртәбә дә яраланмыйча, контузия дә алмыйча, Польша җирләренә барып җитә. Армиягә алынуына нәкъ өч ел тулган көнне – 1944 нче елның 11 августында булган бәрелештә Рәшитов Хаҗи зур батырлык күрсәтә.
Бу сугышта орудие командиры өлкән сержант Рәшитов үзенең орудиесы белән фашистларның ике танкын – “җиңелмәс крепость” дип аталган “тигрларын” яндыра, 15 солдатын юк итә. үзе дә шул сугышта батырларча һәлак була. шушы батырлыгы өчен Рәшитов Хаҗины II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләклиләр.