Сабирова Мясуфа Хәлим кызы 1928 нче елның 12 нче августында Чүпрәле районы Яңа Кәкерле авылында тәүге бала булып дөньяга килә. Балачагы туган авылында, яшьтәшләре белән уйнап, үзеннән соң туган 4 баланы карашып уза. Тик сугыш барын да тар-мар итә. Күрмәгән калмады ди ул, шул елларны искә алып. Карлы бозлы судан салам да, чәчүлек тә ташыдык, ачлыкны да ялангачлыкны да күрдек дип көрсенеп куя. Буыннары да ныгып бетмәгән яп – яшь кызны Киров урманнарына да җибәрәләр. Ботаклар яндырып тордык дип сөйли, Мясуфа апа. Сугыш беткәч Казан шәһәренә эшкә китә ул, анда 9 ел төзелештә эшли. Сатмыш егете Мансур белән өйләнешеп Сатмыш авылына килен, Мансур абыйның 2 яшьлек улына әни булып кайта. Лаеклы ялга чыкканчы колхоз эшендә булдым ди. Тормыш иптәше белән 4 бала тәрбияләп үстерәләр алар. Мин озак гомер кичердем. Анда төшү һәм очышлар да булды. Тик үткәннәрне искә алырга яратмыйм, чын-чынлап яшим. Мин бәхетле әни, әби һәм инде зур әби. Минем турында балаларым, күршеләрем кайгырта, дәүләт тә һәрчак кайгыртучанлык күрсәтә ди ул. Бүгенге көндә Мясуфа апа якты, чиста өендә ялгызы гына гомер итә. Ләкин аны балалары онытмыйлар, кунакка да еш алып китәләр, үзләре дә кайтып торалар. Күршеләре дә үз итә бу мөлаем апаны, кыскасы аның йортыннан кеше өзелми.