Рауза Сабирова 1924 елның 27 февралендә Сабир абый белән Хәерниса апа гаиләсендә 8 нче бала булып дөньяга килә. Кечкенәдән ук йорт әшләрен бик теләп башкара. Аның туганнары бик кыска гомерле була. Бердәнбер апасы белән ике бала калалар. Еллар утә тора,апасы тормышка чыккач, бөтен авырлыкларны,тормыш мәшәкәтләрен Рауза уз өстенә ала. Гәрдәле авылының башлангыч мәктәбеннән соң, ул Калмаш мәктәбендә 3 ел гына укып кала.Шуның белән аның белем алу тәмамлана. Калхозда сыер сава, очы- кырые куренмәгән төрле эшләргә йөри.Өстәвенә,картаеп килгән әти-әнисен кайгырту,йорт эшләрен карау аңа кала. Ничек кенә булмасын, бар эшкә дә өлгерергә тырышка кыз. Сугыш башлангач,Рауза районның шундый ук яшь кызлар белән Иваново олкәсе Демидово авылына торф чыгаруга җибәрелә. Андагы авырлыкларны, ачлыкны елый-елый сөйли Рауза әби. Өч елдан сың ул туган якларына әиләнеп кайта.Ат,угез җигә, урак ура,сыер сава, дуңгыз карый.1953 елда тагын торф чыгаруга җибәрәләр. Картайган әти-әнисен карауга мохтаҗ булганлыктан,уз тормышын корырга ашыкмый Рауза апа. Шулаи да олыгайган көнендә язмыш аңа тормыш иптәше буләк итә. Ул да булса Себер яклары Омск өлкәсеннән килгән Гафур була. Инде әти-әнисен кәдерләп мәңгелек йортка озаткач,кечкенә генә өйдә алар икәудән-икәу яшәп калалар. Башкалардан ким тугел,мул итеп мал да асырыйлар,колхоз эшендә дә эшлиләр. Тормыш иптәше Гафур абый белән 42 ел гомер иткәннән соң ,ялгыз кала Рауза әби. Тик авыл халкы аны ташламый, төрлечә ярдәм итә. Бугенге көндә язмышына бик рәхмәтле ул. Рауза әби: “Эшләгән кеше улми, эшләгез!” дияргә ярата. Ул шулай яшәгән.