Шәмбалыкчы авыл җирлегенең, Шәмбалыкчы авылында гомер итүче тыл һәм хезмәт ветераны Сабирзянова Сатия Рәхмәтулла кызы 1932 елның 15 октяберендә Иске Әнәле авылында дөньяга килә. Гаиләдә 9 бала туа, 5 се авырып үлә.
1940 елда Сатия апа 1 класска укырга керә, ул 2 класста укыганда әтисе Рәхмәтулла бабай сугышка китә, әнисе Зәйнәп 4 бала белән кала. Сатия апа Иске Әнәле мәктәбендә 7 класс белем ала. Аңа да башкалар кебек үк бик яшьли хезмәт юлын башларга туры килә. Еллар авыр була, әниләре белән ачлы-туклы дөнья күрәләр. “Кырдан эчерек бәрәңге җыйганнар хәзер дә истә”- дип күз яшьләрен сөртте Сатия апа. Колхозда бик куп хезмәт итә, җәйләрен кырда урак ура, кышларын төрле эшләрдә эшли.
1944 елда әтиләре сугыштан бер аягын эздереп кайта. Гаилә башлыгы терелгәч, берничә елдан йорт салып Каратунга күчәләр.10 нчы сеңелләре әтиләре сугыштан кайткач туа.
1965 елда Шәмбалыкчы авылы егетенә тормышка чыга. Монда килгәч сыер савырга куялар, анда тырышып эшли. Аннары яшь бозаулар карарга күчә. Шуннан лаеклы ялга чыга. Тормыш иптәше Хәйретдин абый үлгәненәдә быел 12 ел булды дип искә ала Сатия апа.
Хәзерге вакытта кызы Миләүшә, кияве Рәшит, оныгы Раиль тәрбиясендә яши. Аңа хәерле гомер, саулык-сәламәтлек теләп калабыз.