Сабитова Альфинур Мохэтдис кызы 11 октябрьнен 1927 елында Апас районы Шыгай авылынла доньяга килэ. Кызга ике ай булганда, гаиләләре белән Берляш авылына күчеп киләләр. Гаиләдә җиде бала, дүрт кыз, өч малай тәрбияләп үстергәннәр, алар бик яраталар һәм саклыйлар. Әлфинур гаиләдә өченче бала була. Ә тиздән зур бәла-сугыш килде. Бөек Ватан сугышы башланганда Әлфинур Мөхәтдис кызына 14 яшь була. Яшүсмер иде, әмма төгәл, гомер буе ул ниндидер куркыныч вакытны хәтердә калдырды. Ул бик иртә колхозда эшли башлый, өлкәннәр белән беррәттән фермада бөтен эшне башкара. 1941 елдан колхозда сыер савучы булып эшли башлый. Ул кыз булса да, теләсә нинди эшне башкара. 1946 елда Әлфинур Мөхәтдис кызы кияүгә чыга, әмма ире белән алар 2,5 ел гына гомер итәләр, уллары туа. Улын лаеклы тәрбияләгән, аны өйләндергән, оныклар тәрбияләүдә булышкан.