1914 елда Азнакай төбәге Әсәй авылында туган. Башлангыч белемне Әсәй авылы мәктәбендә ала. Колхозлашу еллары башлангач, аларның гаиләсе Таллы-Бүләк авылына күчеп килә. 1936 елда Зәйпе авылында яшәүче Зәйнәп апа белән гаилә корып җибәрәләр. Камил ага колхозда төрле эшләрдә эшли. Сугыш алды елларында ул колхозның атларын карый. 1941 елны сугышка китә. 1942 елда Ржев өчен барган сугышларда батырларча һәлак була.