Садыйков Миңнезәки Сабир улы 1924 елда Иске Кәшер авылында крестьян гаиләсендә туа. Яшьтән бик шук булып үсә. Иске Кәшер авылында башлангыч белем ала. Укыганда бик яхшы билгеләргә генә укый. Яшьтән үк музыка ярата.Үскәчерәк скрипкада,гармоньда уйнарга өйрәнә.Концертларда иң актив катнашучыларның берсе була.Тиешле белем алгач, колхозда тракторист булып эшли башлый. Сарман РХК нан сугышка алына. 30.12.1943 елда һәлак булган. Витебск өлкәсе, Городок районы, Задорожная авылында җирләнә.