Бөек Ватан сугышы илебезгә бик күп кан коюлар, зур югалтулар, күз яшьләре алып килде. Аның зарары тимәгән бер гаилә дә юктыр, мөгаен. 74 ел вакыт узса да, аның ачы яралары, авыр хатирәләре һаман да халык күңелендә.
Сугышта катнашучы фронтовикларга гына түгел, тыл батырлары, балалар, яшүсмерләргә дә җиңел булмады. Ул елларның авыр хатирәләре һич онытылмый. Бу язмам да шул хатирәләрнең берсе турында.
Минем балачагым Әтнә районының иң матур почмагына урнашкан Иске Җогып авылында үтте. Мин сугыш башлангач 1941нче елның ахырында туганмын. Шунлыктан сугышның иң авыр, михнәтле вакытлары хәтеремдә калмаган.
Сугыш һәм сугыштан соңгы елларда ашау-эчү яклары бик такыр булды. Ашарга ипи дә җитәрлек түгел, чикләнгән. Ул елларда авылларда балалар да ишле, ә яшәргә, тукланырга кирәк. Менә шул авыр елларда яз көне карлар әз-мәз эреп, бәрәңге басуында көздән җыелмый калган черек бәрәңге чыга башлауга, без балалар, шуны җыйнарга бара идек. Ни сәбәпле баруыбыз билгеле инде, чөнки өйдә әни-әбиләребез ул черек бәрәңгедән ашарга яраклы күмәч пешереп ашаталар. Күмәч дип аталган ризык-чистартылган бәрәңгегә азрак он, булса азрак май кушып болгатылган катнашма. Шулай да табада кыздырылгач, менә дигән тәмле ризык иде ул елларда. Менә шул черек бәрәңге төп ризыкларның берсе булды, һәрхәлдә ул күпләрне ачлыктан коткарды. Без, сабый балалар, кулга чиләк тотып, аякка күтәрмәле башмак яисә чабата киеп, кардан арчылып килүче бәрәңге басуына юнәләбез. Максатыбыз-чиләкләрне тутырып бәрәңге җыйнау. Юк-юк та, анда-санда көздән калган черек бәрәңгеләр очрый. Кара басу бата, ул салкын, чабатаның күтәрмәсе (ә ул чабатага сугылган шакмак инде) басуда батып өзелеп тә кала, аяклар чылана, гәүдәләр дә туңа башлый. Шулай да, черек бәрәңге табылгач күңелле булып китә. Иптәш малайлар белән ярыша-ярыша черек бәрәңге җыябыз, янәсе кем чиләкне алдан тутыра. Йөри торгач чиләкләр дә тула, менә шунда инде чиксез шатланабыз, чәнки кайткач, әни яисә әбиләребез тәмле күмәч пешерәләр бит. Бервакыт шулай иптәш малайлар белән “чикләвекләрне” тутырып, шатланып авылга кайтып-өйгә таба кайтырга чыктык. Авылга җитәрәк елга аша чыгасы бар. Язгы көн бит, елга суы тулып ага, яр кырыенда карлы-бозлар да бар. Ә без кыю янәсе, сикереп кенә чыгабыз. Икебез сикереп чыга алдык. Ә менә бер иптәшебез сикергән генә иде, суга чумды. Су ташкыны белән ул ага башлады, ерак түгел зур шарлавык та бар. Без куркып, югалып калдык, шулай да ярдәм итәргә кирәк иде. Ни эшләргә? Бәхеткә каршы яр кырыенда яткан таякны алып. Үзебез бер-беребезгә тотынып тезелештек тә, таякны аңа суздык. Чиләкле бәрәңгеләр суга акты, ә иптәшебез таякны эләктереп, аңа тотынырга өлгерде, һәм без аны коткара алдык.
Авыр булса да, барыбер балачак күңелле иде. Иң мөһиме- бәрәңге черек булса да, ул ризык. Ашарга яраклы һәм аны яратып ашый идек. Өлкәннәрнең рәхмәте, аларның мөлдерәмә чиләкләр белән кайткач елмаеп каршы алулары әле дә истә. Табада пешкән черек бәрәңге күмәче, күрәсең, безнең өчен ләззәт тә, көч чыганагы да булгандыр. Сүз дә юк, өскә-башка кием чамалы, әйткәнемчә, аякта чабата-башмак, күп вакыт ялан тәпи дә атларга туры килә, нәтиҗәдә аяк тәпиләре чиләнеп “чеби”ләнеп бетә иде, шулай да ул сугыш елы һәм балаларының рухы түбән түгел иде. Алар физик яктан чыдам, рухи яктан көчле булып үстеләр, яшәүгә өметләрен югалтмадылар. Язлар килгән саен кардан арынган бәрәге басулары, черек бәрәңге җыйнап алып кайтулар, елга аша чыгулар хәтердә яңара. Алар онытылмый. Черек бәрәңге күмәче тәме һаман югалмый. Заманалар болгавыр, авыр дип сөйләсәк тә, өстәлләребез тулы ризык, киергә киемебез, ашарга төрледән-төрле нигъмәт бар, Аллага шөкер. Елларыбыз гына тыныч, имин булсын дип теләк телим. Сугышлар гына булмасын, черек бәрәңгеләрне яңадан ашарга язмасын иде.