Сафин Газим Әхмәтсафа улы 1916 елда Иске Кәшер авылында туа.
Мәктәпне бик яхшы билгеләренә генә тәмамлагач, яшьлек дусты Зиннәт Хәсәнов белән Казан сәүдә техникумына укырга керәләр. 1939 елда Совет Армиясе хезмәтенә китә. Кайтыр вакыты җиткәч Ватан сугышы башлана. Газим абыйны артиллеристлар хәзерләү курсына укырга җибәрәләр. Курслардан соң сугышка – ут эченә керә. Ул үзен курку белмәс, кыю сугышчы итеп таныта. 7 тапкыр контузия ала.
Сугыштагы батырлыклары өчен II – III дәрәҗә Дан Орденнары, Кызыл Йолдыз Ордены, “Батырлык өчен”, “Сугышчан батырлык өчен” медальләре, күп шәһәрләрне азат иткән өчен медальләр белән бүләкләнә.
1970 елда вафат.