Сафин Миннебай Мөхәммәтсафа улы 1916 елның 24 мартында Әлмәт авылында туа. Әлмәт авылында 4 классны, Карамалы авылында 7 классны тәмамлый. Яшьтән үк техникада эшләүгә хирыслыгы белән аерылып тора. Мөхәммәтсафалар гаиләсе беренчеләрдән булып (1929 ел) колхозга керә. Миннебай тракторчы һөнәрен үзләштерә. 1931 елда авылга беренче “Фордзон” тракторы кайта, шул “Фордзон” туган авылы басуларында җир сукалый. Иген чәчә, ура. 1939 елда комсомолга керә һәм Совет Армиясе сафларына алына. 1941 елда сугыш башлана. Бөек Ватан сугышында катнаша. “Японияне җиңгән өчен” һәм күп санлы медалләр белән бүләкләнә. Туган авылына 1946 елда гына әйләнеп кайта. Сугыштан соң да бөтен гомерен җиргә, техникада эшләүгә багышлый. Тормыш иптәше Җиһаншина – Сафина Салиха белән 6 бала тәрбияләп үстерәләр. Ярты гасырдан артык гомерен “Татарстан”, “Якты көн” колхозларында механик, колхоз председателе һәм башка хезмәтләрен башкара.
1997 елның 1 июнендә вафат була. Әлмәт авылы зиратына күмелә.