Сафин Тимергали Гыйлем улы 1924 елны Сарман районы Саклау-Баш авылында туган. 1942 елның 18 августында 18 яшендә сугышка китә. Башта Костромада Песочный лагеренда була. Сугыштан да начар шартларда яшәп, сугышка әзерлиләр. Бетләү, ачлык, ялангачлык була. 1 чиләк белән 1 рота өчен ашарга азык ташыйлар, төне буе чират торып ашыйлар. Үзләре землянкалар төзиләр, чыбыктан үреп матрац ясыйлар, баш астында да, ябынырга да – шинель. Көнгә 1 стакан аш, 2 кисәк дуңгыз ите белән 600 грамм ипи бирелә.
Аннан Горький шәһәреннән 20 километр ераклыктагы марш ротага күчерәләр. 2 ай шунда хезмәт итә. 1943 елның 9 маеда Курск дугасына җибәрәләр. Июнь башларында Казачийга 1 линиягә кертәләр. Никадәр генә өйрәтсәләр дә, сугышта башкача була. Тимергали абый 305 стрелковый дивизиядә, 830 артиллерийский полкта хезмәт итә.
Аларны разведкага җибәрәләр. Авыл немецлар кулында кала. 8 километр уңдарак Прохоровка авылы була. Танклар бик күпләр харап булалар. Башта немецлар һөҗүм итә, 30 километрга безнекеләр чигенә, 112 самолет һөҗүменнән Казачий авылы бөтенләй юкка чыга. Шул чакта Тимергали абый малярия белән авырый.
Августта совет гаскәрләре немецларны куа башлый. Аларның дивизиясе башта Белград шәһәрен, аннары Харьковны ала, Днепрга хәтле барып җитәләр. 3 ай сугышкач Белояр авылында ял иттерәләр. 17 көн торгач тревога белән Житомирга җибәрәләр. Артка заградотряд куялар, кире борылсаң арттан килүче дивизия ата. Днепр аша чыгып, Полтава, Львов, Карпатка җитәләр. Сугышның гадәттән тыш авыр вакыты шунда була: Карпатка мина сибелә, окоп казысалар 40 метрдан су чыга. Карпаттан чыкканда 5 км. Үтә куркыныч: немец снайперлары өзлексез ата, 200-300 метр алга китү зур җиңү була. Сугышчылар ул җирне “Долина смерти” дип атыйлар.
1944 елның декабре, 1945 елның башында соңгы оборонага китәләр. Оборона Польша белән Украина чигендә була. Сугышканда немецлар артта кала, совет солдатлары алга бара. Тимергали абый 4-5 солдат белән үз пехоталарын эзлиләр, немецлар белән атышулар булып тора. Боларга автоматлы 6 немец очрый. “Не стрелять” командасы була, моны майор Соловьев бирә. Немецлар да, безнекеләр дә атмый, 2 яктан да исән калалар, бу Тимергали абый өчен дә үтә гаҗәп хәл.
Тимергали абый январь аенда яралана, элемтәгә керү өчен 20 метрлап ара калгач кабель җитми. Шул вакытта немецлар минометтан ата башлыйлар. Пулялар сызгырып килә, аркасына, умырткасына тия, балтырга эләгә, ул окопка авып төшә, госпитальдә ята.
Аннан Прагага керәләр. Сугыш бетәсе сизелә. Дивизия 2 тау арасыннан кереп бара, 2 яктан пулеметтан ата башлыйлар, 52 кеше үлә. Чехлар рус армиясен шатланып каршы алалар. Җиңү көнен Чехословакиядә Прага шәһәрендә каршылый. Туган ягына 1947 елда гына кайта.
Күрсәткән батырлыклары өчен түбәндәге орденнар белән бүләкләнә:
Кызыл Йолдыз ордены
3 дәрәҗә Дан ордены
Бөек Ватан сугышы ордены
Сугыштан соң алган орденнары:
Ленин ордены
Октябрь революциясе ордены
Хезмәт Кызыл байрагы ордены
Медальләре:
“Батырлык өчен”, “Белинны алган өчен”, “Георгий Жуков”