Сафиуллин (Сайфуллин) Хөснулла Сафиулла улы 1903 елда Актаныш районы Качкын авылында дөньяга килгән. Сугышка Актаныш районының Киров совхозыннан китә. Сугышның беренче көннәреннән үк аны фронтка җибәрәләр. 1941 елның декабрендә яу кырында башын сала.
Хөснулла Сафиуллин 245нче укчы дивизиянең 901нче укчы полкында хезмәт итә. Ленинград өлкәсе (хәзерге Новгород өлкәсе) Лобаново һәм Исаково авыллары янында немецларның Валдайга һөҗүменә каршы торганда һәлак була. Дивизия полкларының берсе чолганышка эләгә, хәбәрсез югалганнарны гына исәпкә алганда да полк 400 сугышчысын югалта.
Хөснулла бабай Новгород өлкәсенең Исаково авылы янында һәлак була, Новгород өлкәсе Демянск районы Никольское авылы янында – Валдайдан 40 чакрым ераклыкта туганнар каберлегендә җирләнә. Туганнар каберлегендә 1 500 сугышчы күмелгән, ләкин бары 1 046 сугышчының гына исемнәре билгеле. Шулар арасында безнең бабай исеме дә бар.
Авылда хатыны Хатыймә һәм биш баласы ятим кала – Фәүзия, Әдибә, Рәҗибә, Фоат белән Мохтар.