Сугыш еллары 85 яшьлек Рәхилә Сафиуллина тормышына җуелмаслык авыр эз булып кереп калган. «Бөтенесен дә күрдек, ачлыгын да, ялангачлыгын да», – ди ул уфтанып.
Гаиләдә биш кыз үсеп килә. Әтисе Харис Шакир улы Шакировны 1941 елны, гитлерчыларның һөҗүм иткән, күп кенә шәһәр-авылларны басып алган вакытына фронтка алалар. Алексеевский районы, Юеш Көрнәле авылы шундый бер көнне 8 ир-атны сугышка озата. Кызлар: «Әтиебез сине көтәрбез, җиңеп кайт дошманны», – дисәләр дә, шул китүеннән әтиләре суга баткандай юк була, бер генә хатын да, хәбәрен дә көтеп ала алмыйлар. Соңыннан хәрби комиссариаттан белешә торгач, кызылармияче Харис Шакировның хәбәрсез югалуы ачыклана.
Уртанчы бала буларак Рәхилә бик иртә эшкә җигелә. Хәтта башлангыч мәктәпне дә бетерә алмый, ике сыйныфтан укуын ташлап, әнисе Шәмсекамәрнең якын булышчысына әйләнә. Сеңелләре ике-өч яшьлек Әлфирә, Фатыймаларны карый, өй эчләрен җыештыра. Әнисе тырышып-тырмашып сыер асрый. Рәхилә апалары белән елга буйларыннан, урман итәкләреннән, ерганак эчләреннән урак, чалгы белән чабып печән әзерли. Игеннәрне чүп үләннәреннән утауга йөри. Аннан да аз-маз үлән кайта.
– Эшләмәгән эш калмады. Атын да, үгезен дә җигәргә туры килде. Урак урырга да, печән чабарга да, эскерт куярга да өйрәндем. Авылда малайлардан, картлардан һәм хатын-кызлардан башка эшче калмады, – дип сөйләде Рәхилә апа авылдагы сугыш вакытын искә алып.
Сугыш вакытында кышы да суык, зәмһәрир суыклары җелеккә үтә, һич онытырлык түгел. Өй тәрәзәләре бозланып ката. Ягып җылытырлык утын юк. Берчакны Рәхилә апасы белән чана тартып таллыкка чыбык-чабыкка китә. Җәяүле кар себерә. Бара торгач, ул көчле буранга әйләнә, бөтен юлны баса. Кызлар йөкне бәйләп, кайтыр юлга кузгалалар. Әмма бераз баргач, каты юлдан читкә тайпылып, көрткә кереп баталар. Шулай азаплана-азаплана ярты юлны узалар. Муенга, аркага кар сылана. Йөкне урынынан кузгатып булмый, кызлар әрнеп елар хәлгә җитәләр. Бертөрле әмәл калмагач, йөкне бушатып калдыралар. Озак торып, буш чана тартып керүләренә ана кеше аптыраса да, йөз-кыяфәтләрен күргәч: «Ярар, балакайларым, исән-сау кайткансыз. Берничә көлтә саламыбыз бар. Ягып жылытырбыз», – дип юата.
– Әниебез Шамсекамәр вафат булгач, яшәвебез тагын да авырлашты. Апаларым акча төшмәсме дип Кемерово ягына, күмер шахталарына, Иваново ягына торф чыгарырга киттеләр. Миңа да байтак җирләрдә булырга туры килде. Кемерово өлкәсе, Междуреченск шахта идарәсендә, Үзбәкстанда арыклар казуда эшләргә туры килде, – дип сөйләде Рәхилә карчык.
Туган ягыма сагынып кайткач, Чаллы районы, Чыршылы авылына туган тиешле кешеләргә кунакка бара. Аны шунда Миргасыйм исемле егет белән таныштыралар. Егет ошый, кунак кызы булып барган җирдән Рәхилә Чыршылы килене булып китә. Бу хәл 1962 елның язында була. «Киявем Миргасыйм бик булдыклы тракторчы иде. Мин дә кырчылыкта эшләдем. Совхоз эшеннән бер көн дә калмый эшләдек. Мин шикәр чөгендере игү звеносы әгъзасы идем. Ул елларны чөгендер игү гел кулдан башкарыла иде. Аны кәтмән белән сирәкләү, букетлау, чүбен утау – һәркайсы иртәдән кичкә кадәр басуда бил бөгеп эшләнә. Моннан тыш гаиләгә 2 гектар чөгендер эшкәртү нормасы куела. Җәй буе басудан кайтып торыш юк иде. Аллага шөкер, мул уңыш үстергәч, түләве дә әйбәт чыга, тормышыбыз җайланды. Миргасыйм белән яратышып яшәдек. Ике бала – бер кыз, бер малай үстердек», – дип бүгенге тормышына шөкер кыла тыл ветераны Рәхилә Сафиуллина. Чыршылыда төп йортта ялгызы яшәсә дә, ирен ахирәткә озатканга 12 ел була, кышын кызы Рәшидә янына Чаллыга килеп яши. Улы Ленар да бик тәүфыйклы, «әниебез» дип өзелеп торалар, җәен гаиләләре, әбинең онык-оныкчыклары (алар барысы алты) белән Чыршылыга кайтып, хуҗалык эшләренә булышып китәләр. Рәхилә әби, «Бөек Ватан сугышы елларында тылдагы намуслы хезмәте өчен» медале белән бүләкләнә. Тыл ветераны буларак аның да Җиңүгә керткән өлеше, горурланырлык эше бар.
