Сафиуллина Зәйнәп Мингаз кызы 1927 елның 19 сентябрендә Иске Кәшер авылында туа. 1-7 классларны Иске Кәшер мәктәбендә укый. 14 яшьтән күмәк хуҗалыкта эшли башлый. Җәй көне кырда, басуда утавын да утый, борчагын да чаба, ура, көлтә дә бәйли. 1944 нче елда, җәй көне Горький ягына торф чыгарырга җибәрәләр. 6 җәй тоф чыгара. Кышларын чүбәләктә (Түбән Кама районы) урман кисә. 1947 елда тырыш хезмәте өчен “За доблестный труд в Великой Отечественной Войне 1941-1945гг” медале белән бүләкләнә. 1971 нче елда чөгендер үстереп, мул уңыш алган өчен “Ударник социалистического соревнования 1970 года” исеменә лаек була. 1978 нче елдан – Ветеран труда, 1977 елдан- пенсионер. 1951 елда Сәүбән белән тормыш кора. 4 малай, 1 кыз үстерәләр.