Сагындыков Рәүф Садершәһит улы 1916 елда Сарман районының Яхшыбай авылында, кресьтян семьясында туган. Иске Кәшер мәктәбендә 5 класс укыган. Аннан соң, русча өйрәнәсе килеп, Карамалыда, рус класында 6 класс укыган. 1934 елларда Алабугага барып ФЗУда укып телеграфист һөнәрен алган һәм Балтачка эшкә җибәрелгән. Анда күпмедер эшләгәннән соң, үзенең теләге белән Ташкент өлкәсе Яңа юл районы Каунчы шәһәре почтасына эшкә кереп, телеграфист булып, 1939 елга кадәр эшли.
1939 елның җәендә Ташкентта 10 айлык үзбәк мәктәпләрендә рус теле укытучысы хәзерли торган курсларда укый. Аны 1939 елның сентябрь башында Хорезм өлкәсе Куш күпер районы Куктамдагы Калинин исемендәге җидееллык мәктәпкә рус теле укытучысы итеп җибәрәләр. 1940-41 уку елында шушы мәктәпнең директоры итеп куялар.
1942 елның февраль башында армиягә алып Куш күпер райвоенкоматыннан озаталар. Житомир шәһәрендә 6 ай буена лейтенантлыкка хәзерлиләр. 1942 елда лейтенант исеме биреп, Сталинградка озаталар. Сталинградта 1942 елның 16 октябрендә бик каты мәхшәр сугыш вакытында һәлак була. Повесткасында “Сталинград өлкәсе хутор Старенкига җирләнде” дип язылган. Советлар Союзы герое Гани Сафиуллинның “Җиңү юллары буйлап” дигән китабында болай дип язылган: “Рәүфкә донесение биреп, штабка тапшырырга кушылды, ул атка атланып шул донесениене тапшырырга китте. Ярты юлда немецлар килеп чыгып аңа атканнар, пуля тимәгән. Ул үлгән кебек аттан тәгәрәп төшкән. Немецлар аны үлгән дип белеп китеп барганнар. Немецлар киткәч түше белән шуышып барып донесениене Гани Сафиуллинга тапшырган. Сафиуллин аның кулын кысып “Рәхмәт мин сине “Батырлык өчен” медале белән бүләкләдем дигән. Ул исә “Служу Советскому Союзу!» дип әйткән".