Сахаутдинов Гайнетҗан абый 1924 нче елда Яңа Богады авылында туа. 1942 елның 20 февраленнән Бөек Ватан сугышына китә. Шушы елның азагында Мәсәү янындагы сугышларда 742 санлы полк составында укчы булып сугышка керә. Мәскәү камалышын өзгәндә, күрсәткән батырлыклары өчен “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә. 1942 елның сентябрь аенда Норофимск (Мәскәү янында) шәһәрен алганда беренче тапкыр яралана. 1943 елда ярасы төзәлеп чыккач, укчы батальонда укчы булып сугышта катнашуын дәвам итә. Аны Спотдеменск шәһәренә җибәрәләр. Ул 1943 елның декабрь аенда шәһәрне алганда тагын яралана. Гайнетҗан абый 1140 санлы госпитальдә дәвалана. Аннан чыккач, 376 санлы укчы полк составында автоматчы итеп, Орлов шәһәре янына сугышка җибәрелә. 1944 нче елда Курск дугасының 36 нчы штрум бригадасында була. Шул урында батырларча сугышканы өчен III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә. 1944 елда 1894 санлы госпитальдә дәваланып чыгарга да туры килә. Шушы ук елда Белоруссиянең Витебск һәм Смоленск шәһәрләрен алуда катнаша. Хөкүмәт, аны шушы Двина елгасын беренчеләрдән кичүе өчен һәм яраланган командирны коткарган өчен, “Кызыл Йолдыз” ордены белән бүләкли.
Сугыш беткәннән соң, яңадан Көнчыгышка- Япон самурайлары белән сугышырга китә.
Сахаутдинов Гайнетҗан абый 1946 елның февралендә генә туган якларыбызга әйләнеп кайта.