Мин 1936 елның 20 июнендә Баулы районының (хэзерге Бегелмэ районы) Татар Димскэе авылында колхозчы гаилэсендэ тудым. Беек Ватан сугышы башланганда миңа 5 яшь иде. Авылдагы башка ирлэр белэн әти дэ сугышка китте. Без эни карамагында дурт бала калдык, бишенчесе эни карынында. Олы абыйга 13 яшь, ул олы хатын-кызлар белэн колхоздагы авыр эшлэрне башкарды, сабан сөрде. Атлар начар, хәлсезләр. Барырга, сабан тартырга хәлләре калмагач, җиргэ сузылып яталар. Ал арны кул белән кутәреп торырга булышып эшне дэвам итэлэр. Эни яңа туган баланы бишекле арба белэн тартып, безне дэ яшелчэ бакчасына алып барды, барыбыз да эшлэдек. Колхозда икмэк бирмилэр, бетен җыйган икмэк фронт өчен. Халык, кар астында кышлаган башакны җыеп пешергэн икмэкне ашап, куплэп улде. Безнең 12 яшьлек абый да шуннан вафат булды. Авырып ятканда:
Кистем каен, кистем каен,
Кистем дэ басма салдым.
Каен басмаларга басып
Кайгымны суга салдым, - диеп такмаклап ятты.
Сталинград сугышы барганда, авыл кешелэре бетен тэрэзэлэрне каплап, утта яндырмыйча утырган вакытларны да хэтерлим.
1943 елда эти сугыштан яраланып 2 группа инвалид булып кайтты, ярты яңагы юк, авыз ачылмый, сул кузе курми, колак ишетми. Сыек ашамлыклар гына ашап яшэде. Авылда урта мэктэп юк, җиденче сыйныфны тэмамлагач Баулыга укырга килдем. 10 классны икенче Баулы мэктэбенең беренче чыгарылыш елында - 1955 елда тзмамладым. Аннан соң армияда радист булып әч елдан артык хезмэт итеп кайткач, “Азнакаевнефть” берлэшмэсендә оператор булып эшләдем.
1960 елда Казан Дэүлэт медицина институтына укырга кердем. Укыган вакытта акча житмәгәч тенге сменада кочегар булып эшләдем. Институтны тэмамлагач Баулы районы Бэйрэкэ участок хастэханэсенэ баш табиб итеп юллама бирделәр. Анда эшли башлагач, миннэн алда институтны тэмамлап киткэн Бэйрэкэ кызын Бэлэбэй шэһэреннэн эзлэп таптым. Аның белэн гаилэ корып, Бэйрэкэ хастэханэсендэ бергэ эшли башладык. Шәһәр хастэханэсеннэн авылга тэҗрибэле белгечнең - Гасима Әхмэди кызының кайтуы авылда куптерле медицина (терапия, хирургия, педиатрия, акушер- гинекология,стоматология, колак-тамак-борын, күз авыруларына) ярдэм курсэтуне оештырырга мемкинлек бирде. Операциялэр ясадык. Безнең хастэханэдэ 10 урынлык балалар тудыру булеге дэ бар иде. Уз вакытыбыз белэн хисаплашмыйча кене-тене эшлэргэ туры килде. Тенлэ чакырганда тизрэк киенер әчен аяк киемнэрен дэтиз киеп йегерерлек итеп җайлап куя идек. Кыш кеннэрендэ, машиналарга юл булмаганда, ат белэн йердек.
Хастэханэнең эш курсэткечлэре яхшырды. 118 участок хастэханэсенең Республика буенча ярышында беренче урын яулаган әчен сэламэтлек саклау министры Иршат Мухутдинов узе безнең участок хастэханэсенэ килеп “Почет грамотасын” тапшырды. Бэйрэкэ хастэханэсендэ Республика кулэмендэ семинар оештырылды. Гасима Саитованы Баулы үзәк хастэханэсенэ кучерделэр. Мине 1979 елда Баулыда яңа тезелэ башлаган Татарстанның авыл хуҗалыгы елкэ профсоюзы санаторий-профилакторие “Березканы” тезеп бетерергэ баш табиб итеп кучерделэр. 1981 елның 1 августында тантаналы рэвештэ ял итү, дэвалану өчен бетен уңайлыклары булган, авыл хезмэткэрлэре өчен районара санаторий-профилакторийны ачтык. Республиканың 13 районыннан авыл хуҗалыгы хезмэткэрлэрен кабул иттек. Җэй айларында балаларны сауктыру белэн шөгеллэндек. Узэшчэн сэнгать тугэрэге оештырдык, алар ял итучелэргэ ай саен концерт куйдылар. Ял итучелэрдэн һәрвакыт рэхмэт сузлэре ишетеп, мактау хатлары алып тордык.
1985 елда профсоюз санаторий-профилакториелэренең Бетенсоюз соцалистик ярышында ВЦСПСның икенче дэрэҗэле дипломы белэн, 1988 елда Союзбуенча колхозара санаторий-профилакторийлар ярышында өченче урын өчен диплом белэн булэклэндек.
Узгэртеп кору(перестройка) чоры безнең санаторий-профилакторийны да читлэтеп узмады. Колхозларда, ал арның профсоюз оешмаларында да акчалары бетте. Ял итучелэр өчен акча кучерэ алмасалар да, килэчэктэ кучерулэренэ ышандырып, хезмэткэрлэрен ял итэргэ җибэрделэр. Без аларны дэвалауны туктатмадык, дэвам иттек. Районнарның безгэ куп бурычлары җыелды (шул исэптэн Баулы районыныц да). Безнең дэ акча бетте. Мин хуҗалыкларны арбитраж судына биреп тормадым, нэтиҗэсе булмас иде, белгэн хуҗдпыктан нэрсэ аласың?
Икенче юнэлешкэ китэргэ дэ бик мөмкинлек булмады. Санаторий- профилакторий Казандагы “Татколхозздравница” балансына кучерелгэн иде.
Баулы узэк хастэханэсенең баш табибе урынбасары, авыл хуҗалыгы министры урынбасары Tahиp Һадиев белэн профилакторийны район балансына кире кайтару турында киңэшлэшеп, район хэкимият башлыгына мөрэҗэгать итэ һэм район хэкимият башлыгының тырышлыгы белэн, профилакторий район балансына кучерелеп, социаль - яклау булеге карамагына бирелэ. Районда“Тернэклэндеру узэге “Березка” барлыкка килэ. Аның җитэкчесе - директоры итеп Әнәс Галимов билгелэнэ, мин анда девалаучы табиб булып 2007 елның сентябрь аена кадэр эшлэдем. Хезмэтем уңай бэялэнде, “Россиянең сэлэмэтлек саклау отличнигы” дигэн мактаулы исем бирделэр, “За доблестный труд”, Республиканың “Красный крест” медальлэре, куп терле Почет грамоталары белэн булэклэделэр.
Халкыбыз сэлемэтлеген саклау өлкэсенде эшлэучелэр сафында 41 ел хезмет итуем белэн мин горурланам.