Шәмәк авылында крестьян гаиләсендә туган. Гаиләдә 6 бала булалар. Яшьүсмер чагы авыр сугыш елларына туры килә. 1941 нче елда әтиләрен сугышка алалар. Әниләре 6 бала белән берүзе кала. Роза апа Урта Балтай мәктәбендә 7 класс тәмамлый. Укып бетергәннән сон колхозга эшкә чыга. Төрле хезмәтләрдә катнаша. Киров өлкәсе сазлыкларында торф чыгару эшендә катнаша. 1957 нче елда Урта Балтай егете Мәнсур белән гаилә корып, бергә яши башлыйлар. Роза апа орлыкчылык булекчәсендә, ә Мәнсур абый алдыңгы колхозчы була, 2008 елда вафат. Бергә матур яшәп 3 ул, 3 кыз тәрбияләп үстерәләр. 1982 нче елда лаеклы ялга чыга. Ана хезмәт ветераны таныклыгы бирелә. "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнә. Бүгенге көндә төп йортта улы тәрбиясендә яши.