1924 нче елның 18 нче апрелендә ТАССР, Апас районы Апас авылында туган. 1938 нче елда Апас мәктәбенең 7 нче сыйныфын тәмамлаган. Бик күп авырлык, кайгы-хәсрәт, ачлык күреп яши. Шулар өстенә йортлары яна, булган ризыклары да янып бетә. Коточкыч шартларда кала.
Аякларына чабата үреп кияләр. Ач-ялангач булса да, яшәргә көч таба. Рәссам булырга хыяллана. Казанга китеп, укымакчы була, ләкин укырга керә алмый, заводка эшкә урнаша.
1941 нче елда дәһшәтле сугыш башлана. Хатыйб абыйны яше җитмәү сәбәпле, сугышка алмыйлар. Авиация заводына куялар. Тиздән Удмуртиягә җибәрәләр һәм шуннан сугышка кертәләр. Ул һава-десант полкында хезмәт итә. Аннары Венгрия янындагы сугышларда катнаша. Бик күп медалләр, рәхмәт хатлары белән бүләкләнә.
Исән-имин туган якларына кайта һәм туган илебезгә хезмәт итә. Бүгенге көндә ул бик матур, чиста, зур йортта яши. Үзе дә бик җитез, ачык йөзле, киң күңелле, сөйләшергә ярата торган абый. Төшенкелеккә бирелеп, моңсуланып утырмый, өен тутырып гөлләр үстерә, балалары - оныкларына куанып, мәчеткә йөреп, үз көнен үзе кадерләп яши.