Салихов Миргаҗәм Салих улы 1916 елның 10 августында Иске Әлмәт (Нөркәй волостенең Әлмәтмулла авылында) туган. 1924-1931 нче елларда Габдрахман мулла мәдрәсәсендә авыл мәктәбендә, Рангазарда укый. 1932-1933 елларда Чаллыда тракторчылар курсында укый, тракторда эшли. 1935 -1937 елларда армия сафларына алына. Тиз йөрешле БТ-7 танкында хезмәт итә. Армиядән кайткач “Җиңүче” колхозында трактор бригадасы бригадиры булып эшли. Сугышка 1943 елның гыйнвар аенда китә. Үзенең Т-34 танкында берлинга кадәр барып җитә. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены һәм “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә, Брестны азат иткәндә Миргаҗәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденына лаек була. Берлин янындагы сугышларда каты яралана. Харьков госпиталендә дәвалана, I Ватан сугышы ордены аны госпитальдә эзләп таба. 6 ай дәваланганнан соң, сыңар аякта култык таякларына таянып туган авылына кайтып төшә. 1949 -1957 елларда колхоз рәисе. 1958-1976 елларда авыл Советы рәисе булып эшли.