Салихов Мөнәвир Салих улы.
Салихов Мөнәвир Салих улы 1926 елның 25 нче гыйнварында Сәмәкәй авылында дөньяга килә. Башлангыч белемне Сәмәкәй авылында ала. 7 класс тәмамлый. Бөек Ватан сугышы башланганда, аңа бары 15 яшь кенә була. Авылның типсә тимер өзәрдәй егетләре сугышка китә. Авылда баһадирдай ир-егетләрне, хатыннар, әби-бабай, үсмерләр, балалар алыштыра.
Мөнәвир абый да нинди эш кушсалар, шуны башкара. Иптәшләре арасында оста куллы, тәвәккәл булуы белән аерылып тора.
1943 елны 17 яшендә сугышка китә ул. Бер бәрелештә каты яраланып, госпитальләрдә дәваланып, 2 группа инвалид булып, 1945 елның апрелендә туган авылына кайту насыйп була аңа.
Баштагы елларда төрле эштә эшли. Аннан соң 53ел буена “Ленар” күмәк хуҗалыгында склад мөдире вазыйфаларын башкарып, 75 яше тулгач кына лаеклы ялга китә.
Мобилизован в1943 г. Ворошиловским РВК, рядовой, 94 сп, Демоьилизован в 1945г.