Сугыш башланган елны Гайникамал апа мәктәп баласы була әле. Әтисен, абыйларын, хезмәткә яраклы барлык ир-атны фронтка җибәрәләр. Авылда калган өлкән кешеләр, хатын-кызлар, бала-чагалар белән беррәттән, Гайникамал апа өчен дә авыр еллар башлана. Сугыш дигәнең олысы-кечесенә карамый, сынауларны җибәреп кенә тора. Яшүсмер кызга до күмәк хуҗалыкта төрле эшләрдә йөрергә туры килә: ат җигәргә дә өйрәнә, сыерларга саламын да ташый. Басу-кырларда да эшче куллар кирәк була. Нәкъ менә Гайникамал апа кебекләр анысына да өлгерә. Тырма артыннан йөрергә дә, урак урырга да өйрәтә тормыш, көлтә бәйләргә, басуда уҗым утарга да йөриләр.
1953 елны, бераз акча эшләргә ниятләп, авылдашлары белән Горький шәһәренә эшләргә бара. Анда алар торф ташыйлар, аны сугып киптерәләр. Башка хатын-кызлар беләр беррәттән, сугыштан соңгы авыр елларда вербовка белән урман кисәргә дә җибәрәләр.
Бәхетен дә, тормыш итәргә терәк булырдай кешесен дә Гайникамал апа туган авылында таба. Каташ Каран авылы егете Мәҗит Салихов белән гаилә корып, 53 ел бергә тату гомер кичерәләр. Бөек Ватан сугышын узып кайткан Мәҗит абый авылда да сынатмый хезмәт куя. Гайникамал апа исә балалар бакчасында эшли. Авылда мәктәп салынгач, ашханәгә пешекче булып күчә. Бер үк вакытта басудагы колхозчыларга да ризык әзерли. Башкалардан калышмый, җәйләрен гектары-гектары белән чөгендерен утый, эшкәртеп, кыш көне аны төяп озата.
Бу тормышта бик күп авырлыклар күрсә дә, һичвакыт зарланмаган, сыкранмаган, сабырлык белән гомер кичергән Гайникамал апа бер улын да җирләгән. Бүгенге көндз ул кече улы Җәүдзт белән төп йортларында яши. Ике кызы да һәрвакыт хәлен белеп, ярдәм итеп торалар. Дүрт онык һәм оныкчыкка да кадерле әбекәй ул.