1923 елда 10 июлендә Чишмә авылында туа. Сугышка 1942 елның мартында китә. Смоленск юнәлешендә сугышканда яралана, 7 ай госпитальдә дәвалана. Аннан Германиягә җибәрәләр. Җиңү көнен шунда каршылый. Рядовой.
ll дәрәҗә Ватан сугышы ордены, "Германияне җиңгән өчен" һ.б. медальләр белән бүләкләнә.
Кайткач туган авылында бригадир, Дербешкада, ашлык кабул итү пунктында, РЭБта ЖКУ башлыгы булып эшли.