Сугыш башланганда Хәмит абый Ленинградта хәрби хезмәттә була. “Германиянең сугыш башлавын иртән радио аша ишеттек һәм сугыш кораллары төяп фронтка чыгып киттек”, - дип искә ала ул. “Сугыш безне янәдән Ленинградка кайтарды һәм шунда чолганышта калдык. 6 айдан артык бик авыр шартларда шәһәрне сакладык. “За оборону Ленинграда” медале белән бүләкләндем”, - дип дәвам итә Хәмит абый.
Хәмит абый укчылар отделениясенең командиры була. Сугыш чорында өч тапкыр яралана. 1944 нче елны авылга кайта һәм Җиңү көнен туган авылында каршылый.