Салимова Наҗия Гарифулла кызы 1933 нче елның 29 сентябрендә Апас районының Болынбалыкчы авылында дөньяга килә.7 сыйныфны Болынбалыкчы мәктәбедә укып бетерә, ә аннан соң Заготзернога, икмәк кабул итү пунктына, лаборантка булып эшкә урнаша. 1968 нче елда Дәүләки егете Таһирга кияүгә чыга.Заготзернода 1975 нче елга кадәр эшли, аннан соң авылда, колхозда төрле эшләрдә эшләп йөри. Алар тормыш иптәше Таһир абый белән бер ул бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Наҗия апага 87 яшь булуга карамастан, үзен әйбәт хис итә, ой тирәсендәге бөтен эшне башкара. Алар тормыш иптәше Таһир абый һәм балалары белән бергә матур гына гомер итәләр.