1920 елның 5 июлендә Солтангол авылында туган, шунда тормыш иткән.
1941 елның октяберь аенда Бөек Ватан сугышына алына. 1941 елны Белоруссия, Минск, Смоленск тирәләрендә дошманга каршы көрәшә. 1942 елны Украинада, Киев, Харьков шәһәрләрендә була. Яралангач, Барнаул госпителендә дәвалана. Терелгәч, кабат сугышка кертелә. 1943-1945 елларны Киев, Польша, Румыния, Чехословакия, Берлинны алуда катнаша. Рядовой солдат 1945 елның 2 маенда яралану сәбәпле, Җиңү көнен Берлин госпиталендә каршылый.
1945 елның 6 нояберендә туган авылына кайт. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен II,III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә. Күп кенә медальләре бар.
Кайткач, "Богады" колхозының бригадир, ферма мөдире, ветеринария белгече булып эшләп, 1980 елны лаеклы ялга туктый. Тыныч тормышта күрсәткән фидәкарь хезмәтләре өчен "Атказанган колхозчы", "Хезмәт ветераны" исемнәре бирелә.
Тормыш иптәше Кәйнәп белән бер кыз үстергәннәр.