Гөлчирә апа ул вакыттагы Ворошиловский районының Күктәк-Мирсәет авлында дөньяга килә. 1931 елның салкын 2 декабрь көне була бу. Балачакның иң гүзәл вакытында, ун яше тулмаган сабыйга сугышның канлы йөзен, салкын сулышын да күреп-тоярга туры килә.
Радиодан: «Сугыш игълан ителде», – дигән сүзләрне ишеткән олыларның йөзләреннән караңгы шәүлә йөгерә ул вакытта. Сабыйлыклары белән әле берни аңламаган балалар да аларның кыяфәтләрен күреп, тын булалалар. Кечкенә балалык җиһанында әйләнгән нәниләрнең күңеле дә ниндидер шомлылыкны сизеп ала...
– Әткәйне башка авылдашлар белән бер көнне сугышка озаттык. Авыл күперенә кадәр барып җиткәч, соңгы хушлашу сүзләрен әйтеп, елаштык, кочаклаштык. Бик авыр иде. Әни кайнар күз яшьләрен тынсыз гына сөртеп тора иде. Без исә, аңа сыенып, әтинең ерагая барган шәүләсен күз карашы белән озатып калдык, – дип сөйли Гөлчирә Мәҗит кызы.
Әтиләреннән алар бер генә хат та ала алмаганнар. Биш ай вакыт узгач, Мәҗит абый яраланып, үзе дәваланырга кайта. Яраларын төзәткәннән соң янә сугыш кырына, Украина фронтына китә. Ә 1942 елның июнендә Мәҗит абыйның хәбәрсез югалуы турында хәбәр килеп төшә. Шул рәвешле, Гөлчирә апаның әнисе биш бала белән тол кала. Иптәшен, балаларының атасын югалту кайгысы эче булса да, ана кешегә колхоз эшендә җигелеп эшләргә, ничек тә булса сабыйларының тамагын туйдыру турында уйларга, һәммәсенә теш кысып түзәргә туры килә. Балаларын көнозын үзләрен генә калдырып, ул сыер савучы булып та эшли, урак тотып кырга да чыга. Балалары торганчы таңнан эшкә киткән хатын, кичен соң гына кайта торган була. Ул вакытларда мөселман хатын-кызларының 40 градуслы челләдә ураза тотып эшләүләрен күз алдына китерсәң – исең-акылың китәр...
Гөлчирә апага да җиңел булмый. Ул иң кечкенә, өч айлык энесен тәрбияли, өй эшләрен үз өстенә ала. Олырак балалар исә өлкәннәргә булышып, колхозда эшли. Авыр, ачлы-туклы тормыш аларны күпкә өйрәтә. Кечкенә Гөлчирә дә чабата үрергә өйрәнә. Аларны базарга алып барып сата, сата алмаганын азык-төлеккә алыштыра. Тамак ялгарлык чут булмаган бу вакытта, авыл кешесенең чабатадан кала аягына кияр башка аяк киеме булмый. Шуңа күрә, Гөлчирәнең нәни куллары белән үрелгән ул чабаталарны күз ачып йомганчы алып бетерәләр, заказлар да өстәп бирәләр. Бик күп үрә аларны кыз. Шул авыр хезмәте белән әнисенә ярдәм итә, бөтен гаиләнең тамагын туйдыра. Аннары, эш көненә бирелгән бер уч он, ярмадан кычытканын, башка төрле үләнен кушып әниләре аш пешерә иде. «Шуның һәммәсен искә алсаң – йөрәк чымырдап куя», – дип, Гөлчирә Сәмигуллина яшьле йөзен куллары белән яба.
– Нинди генә авыр эшне башкармады бит ул кечкенә, ябык, ныгып бетмәгән сабый куллары, – дип телгә килә ул янә. – Һәрвакыт ачлы-туклы булдык, бераз үсә төшкәч фермасында бозау, сыер көтүен саклап йөрдек. Көнлек эш нормасын үтәргә өлгерә алмаган әниләребезгә дә ярдәмгә килә идек. Урак белән икмәк уңышын җыйганда кулларны канга, итенә кадәр сыдыра идек, авыртудан еласак та эшне ташларга ярамады. Алайса, әнигә төнгә калып эшләргә туры киләчәк иде шул. Бөтен ил шулай яшәде сугыш елларында, вакыты шундый иде, – дип уфтанып куйды язманың каһарманы.
Кышын, кулларына чана тотып, олырак балаларга җәяүләп Чаллыга барырга, элеватордан ашлык алып кайтырга туры килгән. Зәмһәрир, керфекләр ябышып катарлык салкыннарда алар бер тәүлектән соң гына авылларына арып, ачыгып, туңып кайтып керә торган булганнар. Бу авырлыкларны Аллаһы Тәгаләгә ышану да җиңеп чыгарга ярдәм иткәндер дип саный тыл ветераны.
– Әнием гыйлемле, мәдрәсә тәмамлаган кеше иде. Һәр иртәсен, һәр эшне Аллаһы сүзе белән башлады. Без дә аңа кушылып догалар укыдык, сугышның тәмамлануын, әтиебезнең кайтуын сорап, яхшыга өметләнеп яшәдек, – ди Гөлчирә апа.
Илнең эчендә, тирән тылда яшәсәләр дә, дошманнан саклану алымы буларак авыл кешеләреннән кичен тәрәзәләрне ныклап юрганнар белән томалауны таләп итә торган булганнар. Кап-караңгы йортны төннәрен урамдагы ай яктысы урынына, тонык керосин лампасы яктырткан. Аның тирәсендә бөтен гаилә җыелып дөнья хәлләре турында сөйләшкән.
«Сугыш кырыннан ерак булсак та, корал тавышларын ишетеп, үлемне күрмәсәк тә, без балаларга гына хас самимилектән, бер кайгысыз яшәүдән мәхрүм идек. Минем дус кызым үзенә берничә яшь өстәп, фронтка да китте. Аллага шөкер, аңа ул дәһшәтле кан тегермәненнән исән-сау кайтырга язды», – дип искә ала Гөлчирә апа балачак вакытын.
Ундүрт яшендә Гөлчирә апа иптәш кызлары белән бергә Горький шәһәренә торф эшкәртүгә китә. Резин комбинезон киеп, билдән суга кергән кызлар салкында торф алалар, аны зур мәйданлы кырларга чыгарып киптерәләр. Трактор махсус җайланма белән торфны шакмаклап кисә, Гөлчирә апа исә башка хатын-кызлар белән аны пирамида рәвешендә өеп куя. Караңгы төндә, эш беткәннән соң, Гөлчирә эшчеләр белән бергә ипи пунктына барып, үз нормасын алу өчен озын гына чират тора. Кайвакыт, ипи җитмәгән чакларда, ул иптәш кызлары белән кайнар яшьләрен йота-йота ач килеш йокларга ята.
Менә шуның һәммәсен бүгенге тормыш белән чагыштырырлык та түгел. Бүгенге заман кешеләренең икмәкнең тәмсезлегеннән зарланып утыруларына исе китә Гөлчирә апаның. «Ипи тәмсез булмый ул. Шулай дип тормышның ачысын-төчесен күрмәгән, яшәү кыйммәтен белмәгән кешеләр генә әйтә ала», – ди ул.
Бөек Җиңү көнен Гөлчирә апа Горькийдан туган авылына кайтканда каршы ала. Ул вакытта кичергән шатлык, куаныч! Сүз белән генә әйтеп, күрсәтеп бетерерлек түгел.
Сугыштан соң Гөлчирә Сәмигуллина Түбән Кама янындагы урман хуҗалыгында эшли, 1957 елда Пермь якларына китә. Чибәр, озын чәчле, яшьлеге ташып торган кызга күпләр битараф булмый. Җитмәсә, Гөлчирә матур итеп җырлый, бии дә әле! Шул вакытта ул үзенең тормыш иптәше Сәгыйдулласы белән танышып-кавышып куя. Шахтада эшләгән тырыш егет белән Гөлчирә апаның бер-бер артлы ике баласы туа. Биш елдан соң алар Сәгыйдулланың туган ягына – Актаныш районының Ахун авылына күчеп кайталар. Бу авылда аларның тагын өч сабые дөньяга килә. Аннары, язмыш җилләре бу яшь гаиләне Тукай районы Комсомолец поселогына алып килә.
Бүгенге көндә Сәмигуллиннарның 5 баласы, 15 оныгы, 9 оныкчыгы бар. Аларның тырышлыгы, тәртипле, тәрбияле булулары, бер-берсенә карата булган ихтирамлы мөнәсәбәтләре һәркемгә үрнәк булып тора. Гөлчирә апа белән Сәгыйдулла абый лаеклы ялда тормыштан канәгать булып яшиләр. Гөлчирә апа «Хезмәт ветераны», «Ана медале» һәм бик күп юбилей медальләре белән бүләкләнгән.