Әсәдова Рәкыя Мәхмүт кызы 1931 елның 24 декабрендә Чукмарлы авылында туган. Туган авылында җиденче сыйныфны тәмамлагач та, колхозда эшли башлый, укуны дәвам итәргә мөмкинлек булмый. Рәкыя апаның да балачагы, яшьлек еллары меңләгән тыл ветераннарыныкы кебек үк сугыш һәм сугыштан соңгы авыр елларга туры килә. Гаиләдәге биш баланың әтиләренә сугыштан исән кайту насыйп булмый. Бу чор балаларының эшләмәгән берәр эше калды микән. Рәкыя апа да башак җыя, чүп утый, көлтә бәйли, атлы молотилкага көлтә биреп тора. Бигрәк тә кышкы суыкта, буранда эскерткә өелгән көлтәләрне суктыру һәм Кабан-Бастырык авылыннан торф кисеп, Петровка спирт заводына ташулар үзәккә үтә. Прицепщик булып эшли, тракторга укый, тавыгын, сарыгын, бозавын карый, чөгендер эшкәртә, ашламасын да чәчә, урманын да кисә, савымчы булып хезмәт куя, юл эшенә дә йөри. “Дуңгыз гына карамадым, калган барлык эшне дә башкарырга туры килде”,- ди ветеран. Колхозның персональ пенсионеры ул, тырыш хезмәтен күп санлы Мактау кәгазьләре, медальләре раслый. Ире Мөнәвир абый белән биш бала үстерәләр, бала кайгысын да кичерәләр, бер улы яшьли вафат була. Бүгенге көндә Рәкыя апа төпчек улы Илдус белән гомер кичерә, Түбән Камада яшәүче кызы Тәбрия, улы Илһам, Сармандагы кызы Тәкыя дә төп йортка кайтып кына торалар. Онык, оныкчыклары, туганнары да аның яныннан өзелми. Рәкыя апа үзе дә аларны бияләй, оекбашларын бәйләп, тәмле ризыклары белән көтеп ала. Хәтере искиткеч булган ветеран Чукмарлы авылы китабын чыгарганда да зур өлеш керткән. Сабырлыгы, уңганлыгы, күңел көрлеге белән аерылып тора шул безнең ветеран әбиләр.