СЭЕТОВА ГАСЫЙМА ЭХМЭДИ КЫЗЫ.
Илле елга якын сәламәтлек саклау тармагында эшләгән якташыбыз, Татарстанның атказанган табибы Гасыйма Сәетованың балачагы сугыш чорына туры килгән. Шуңа күрәдер, ул җәмәгатьчелек нигезендә 33 ел буена районный балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе составында балаларның бәхетсезлеккә юлыгуын профилактикалау эшендә актив эш алып барган.
Уфалла арбасы. Ул “кулак” ярлыгы тагып репрессияләнгән гаиләдә 1938 елның иң беренче көнөндә туган. Бәйрәкә хастаханәсенеә бала тудыру бүлеге акушеркасы аны кулына белен: “Врач туды,” - дип өч тапкыр кабатлаган да, сабыйны әнисенеә күкрәгенә салган. Репрессия вакытында җәберләнгән гаиләнең сугыш башлану тагын да авырайткан. Әниисен Саратов шәһәренә төзелешкә алып киткәннәр. Әтисе, авыру сәбәпле, авылда - Яңа юл вёлогында калган. Ул чакта Гасыймага - өч, абыйсы Әхтәмгә җиде яшь булган. - Сугыш чыккан җәйнең бер мизгеле минем хәтеремдә уелып калган, - ди Гасыйма Сәетова. - Абый кечкенә арба тартып, ә мин арба тәртәсенә ябышып, урманга утынга киттек. Урманга керу белән бер җәнлек очрады. Абый кулымнан тотып: “Әйдә, тиз бул! Ул кешегә ташлана,” - дип, тизрәк кайту юлына алып китте. Өйгә утынсыз кайттык. Авыру әти утын көткәндер...
Ятимлек ачысы. 1941 елның көзендә әтиләре вафат була. Ике ятим баланы әби белән бабай үзләренә, Бәй-в авылына алып китәләр. Сугыш елларындагы авырлыкларны сөйләп тә, язып та бетерерлек түгел. Ул вакытта колхозда бөтен эш кул көче белән башкарыла. 7-8 яшьлек балаларны да эшсез калдырмыйлар. - Җәй буена колхоз кырларын утыйбыз, печән җыябыз, урак башлангач борчак йолкыйбыз, ындыр табагында икмәк чистартабыз. Көзгә кергәндә укытучыларыбыз җитәкчелегендә кырда башак җыябыз. Уйнау, ял итү дигән минутлар безгә бик сирәк эләкте. Сугыш еллары безне хезмәткә өйрәтте - ди Гасыйма Әхмәдиевна. Кырда икмәк үссә дә, өстәлләрдә икмәк күрмиләр. Җыеп алынган бөтен ашлыкны районга алып китәләр. Ачлыктан бәрәңге коткара. Зур бакчада бәрәңге үстерәләр. Ипине дә, коймакны да бәрәңгедән пешерәләр. Яз-җәй көннәрендә балтырган, кычыткан, чөгендер яфрагы белән аш төрләндерәләр. Өч улын сугышка озаткан бабасы таякка гына таянып йөри. Йортны ул ишле гаиләгә исәпләп, зур итеп төзегән була. Аны җылытырга утын юк, урманнан утын алып кайту тыелган. Шуңа зур өйне сүтеп, бүрәнәләрнең яртысын утынга кулланырга, яртысын подвал өстенә төзеп куярга карар кыла. Шулай яртылаш подвал өйгә күченәләр.
Әни белән җиңелрәк. 1943 елда Саратовтан Гасыйманың әнисе кайта. - Эссе җәйдә әни көлтә бәйли, мин аның артыннан тырма белән башак җыям. Ул вакытта көннәр шулкадәр озын һәм эссе иде. Кайчан кич җитәр икән дигән вакытлар бер дә онытылмый, - дип искә ала ул чорны Гасыйма Сәетова. Сугыштан соң да тормыш авыр бара. Бишенче сыйныф тәмамлагач булган мондый вакыйганы искә ала ул: - Без сыйныфташым Наилә белән мәктәпкә йөрергә күлмәк сатып алу өчен, каникул вакытында акча эшләргә булдык. Колхозда акча бирмиләр, хезмәт көне генә языла, шуңа күрә без Ютазы кымыз санаториясенең печәнен җыярга киттек. Андагы эшче апалар безгә: “Сез әниләрегез итәгеннән дә төшәргә өлгермәгәнсез, безнең белән эшли алмассыз,” - дип, ризасызлык белдерделәр. Ләкин андагы җитәкче абый безне эшкә калдырды. Теләгебезгә ирештек, матур күлмәккә акча эшләп кайттык. Колхозда печән эскертләгәндә Галиябану исемле колхозчы апа һәрвакыт аны һәрвакыт үзе белән эскерт өстендә эшләргә алып менә. “Эскертнең башын дөрес тигезлисең, ян-якларына да дөрес саласың,” - дип мактый ул Гасыйманы. Мондый эшләр кызны физик яктан чыныктыра.
Хылларны чынга ашырыр чак. Бишенче сыйныфта укыганда ул лётчик булырга хыяллана. Мәгүбә Сыртланова кебек. Сигезенче сыйныфта табиб булу теләге туа. Авырлыкларны җиңә-җиңә, Казан дәүләт медицина институтына укырга керә һәм аны 1963 елда тәмамлый. Студент вакытта Казандагы бишенче клиник хастанханәдә онкология бүлегендә шәфкать туташы булып эшли. Аңа анда бик билгеле шәхес –проыессор Михаил Сигал белән эшләү бәхете тия. Табиб дипломы алгач, Бәләбәй шәһәренә эшкә юллама ала. Анда район һәм шәһәрнең баш стоматологы, казна-бит хирургы булып эшли. Үзенә фатир бирәләр. Нияте - фән өлкәсендә эшләү, дәвалау нәтиҗә бирмәгән тешләрне алып, дәвалап, кире урынына утырту ысулын (реплантация) тормышка ашыру һәм башкалар була. Бу ысулны ул Бәйрәкәдә ике кешегә куллана. Әйе, Бәйрәкәдә. Чөнки 1967 елны аның планнарын үзгәрткән, тормыш юлын икенче якка борган вакыйга була - ул Бәйрәкә участок хастаханәсе баш табибы Мәгсум Сәетов белән гаилә кора. Язмыш аны үзе туган хастаханәгә эшкә кайтара.
Теш дәвалаудан башлап, пластик операцияләргә кадәр. Медицина өлкәсендә киңкырлы белгеч булуы участок хастаханәсендә эшләгәндә бик файдалы була. Баш табиб белән икесе авыруларны хирург, терапевт, акушер-гинеколог, педиатр, стоматолог, отоларинголог, офтальмолог буларак кабул итәләр. Операцияләр ясыйлар. - Бер очрак истә калган. Отпускага чыгуымның беренче көнендә мине эшкә чакырып алдылар, дип искә ала Гасыйма Әхмәдиевна. - Бер ир кеше эш урынында җәрәхәт алган: битендәге тире мускуллары белән борын өстеннән үк кубарылып, уң як яңак өстенә төшкән. Тиреләрен җыя-җыя пластик операция ясадым. Ат кылы белән тектем. Аны үзем белән Башкортстаннан алып кайткан идем. Ул кешенең битендәге җәрәхәте бернинди җөй калдырмыйча төзәлде, йөзе элекке хәленә кайтты. Бәйрәкә участок хастаханәсе җиде авылга хезмәт күрсәтә. Табибә кыш көннәрендә авылларга суык кабиналы “ЗИС-5” маркалы йөк машинасында йөри. Ул машина хәзер почетлы урында - Казанның Җиңү паркында үткән еллар истәлеге булып тора икән. Сәетовлар эшләгән чорда Бәйрәкә хастаханәсе республика күләмендә алдынгылыкка күтәрелә. Беренче урынга күтәрелгәч, хастаханә базасында авыл халкына медицина ярдәме оештыру буенча республика конференциясе үткәрелә. Анда бик кызыклы доклад белән чыгыш ясаган Гасыйма Сәетованы соңрак Казанга, республика активы каршында чыгыш ясарга да чакыралар.
Хезмәт юлы баулылылар күз алдында. 1977 елдан Гасыйма Сәетова Баулы район үзәк хастаханәсенә баш табиб урынбасары итеп күчерелә. Аның авыл халкына медицина ярдәме күрсәтүне оештыру тәҗрибәсе биредә бик кирәк була. Фельдшер-акушерлык пунктлары базаларын ныгытуга, квалификацияле медицина ярдәмен авыл халкына якынайтуга, медицина хезмәткәрләренең белемнәрен арттыруга игътибар көчәйтелә. 1983 елда вакытлыча эшкә яраклылыкны югалту буенча экспертиза хезмәтен оештырып, шул юнәлеш буенча хастаханәнең баш табибы урынбасары вазифасын шактый еллар башкара. 2002 елдан кабат элекке эшенә күчә. - Баш табиб урынбасары вазифасын 39 ел башкардым. Шул чорда алты баш табиб белән эшләдем. Аларның һәрберсе белән уртак тел таптык, - ди Гасыйма Сәетова. 2005 елда ул лаеклы ялга китәргә җыена. Ләкин җитәкчелеккә аңын тәҗрибәсе, киңәшләре кирәк була әле. Аны оештыру-методика кабинетында эшләвен сорыйлар. 2012 елның көзенә кадәр ул медицинага хезмәт итүен дәвам итә.