1926 елның 28 июнендә Илчебай авылында туа. Фронтка 1943 елның 27 декабрендә китә. Украина, Белоруссия фронтларында сугыша. Җиңү көнен Берлинда каршылый. Туган якка 1950 елның 18 октябрендә кайта. Майор.
"Варшаваны алган өчен", "Берлинны алган өчен", "Германияне җиңгән өчен" һ.б. медальләр белән бүләкләнә.
КПССның Актаныш райкомында эшли, Уразай кирпеч заводында директор булып эшләп, шуннан лаеклы ялга китә. Хезмәт ветераны.
Хатыны белән ике ул, бер кыз тәрбияләп үстерәләр.