Тыл ветераны Сәетова Әминәнең истәлекләре:
Мин Сәетова Әминә 1925 елның 10 июлендә Морбаш авылында туганмын. 7 классны укыгыч та колхозда эшли башладым. 1941 елда мин 16 яшьлек кыз ярдәмче бригадир итеп куйдылар. 22 июнь көнне басуда таяк белән җир үлчәп йөри идем ( ул вакытта 2 метрлы таяк инде) сугыш башланган дигән хәбәр безнең өчен яшен суккан кебек булды. Ир-атларны сугышка ала башладылар. Безнең гаиләдән дә бертуган Таһирҗан абыемны беренчеләрдән булып алдылар (ул Сарайлы мәктәбендә укыта иде). Әниемнең 3 энесен, әтиемнең 2 энесен алдылар. Аларның 3 хәбәрсез югалды, бүгенге көнгә кадәр билгесез.
Без тылда калган хатын-кызлар сугышның бөтен авырлыгын үз җилкәбездә күтәрдек. Колхозны алып бару бик авыр, яхшы атларны сугышка алып бетерделәр, калганнары ач, күтәрәмгә калды. Без аларны елый-елый бастырабыз, яшь кызлар өчен иң авыры шул иде. Мине әти яшьтән үк чут салырга өйрәтте, ул вакытта чут салучы сирәк иде.
Мине 1943 елда Заготконторага чакырдылар да, склад мөдире итеп куйдылар (әти шунда эшли иде). Бу эш зур җаваплылык сорый, мин курыксам да риза булдым. Ул вакыттагы салкыннар үзәкә үтә иде. Эш урыны салкында булды. Мин сугыш беткәнче дә, сугыштан соң да сәүдә дә эшләдем. Эшемне чын күңелдән яратып эшләдем һәр вакыт хөрмәт иттеләр.
Минем булачак ирем Саитов Нәсим бөтен сугыш юлын үтеп 1946 елның май азагында кайткан, без аның белән танышып 1946 елның 6 ноябрендә тормыш кордык. Ул -–2 Кызыл Йолдыз, 1 Дан ордены кавалеры, 7 медаль белән бүләкләнгән. Кайтканда бүләк итеп велосипед биргәннәр. Мин шундый егеткә тормышка чыгуыма горурланып яшәдем. Безнең 4 балабыз булды. 2 яшьли үлде, 1 малай, 1 кыз үстердек, укыттык, тормыш кордылар, балалар үстерделәр.
Мин 37 ел сәүдәдә мактаулы булып эшләдем. “Хезмәт ветераны”, тыл ветераны исемнәре алдым. Бөек Җиңүнең юбилей медальләре белән күп бүләкләр, мактау кәгазьләре белән бүләкләндем. Иптәшемнең сугышта һәм тылда; үземнең тылда күрсәткән эшләрем өчен горурланып яшәдем. Пенсияләрне вакытында китерәләр, исән-сау булуыма Бер Аллаһы Тәгаләгә мең-мең шөкер. Бар теләгем: еллар тыныч булсын, ипекәйләр уңсын. Без күргәннәрне бер кемгәдә күрергә язмасын.
2012 ел.