Боерганда яшәүче Нурлыгаян Галим кызы Сәгъдиева 09 маейнен 1924 елны туган.
Нурлыгаян әби сугыштан исән-имин җиңү яулап кайткан солдат егет Заһит Сәгъдетдин улына кияүгә чыгып, биш бала тәрбияләп үстергән. Сугыштан соңгы иң авыр елларда колхозда эшләп, илгә-көнгә тугры хезмәт итеп яшәгән бу ике фидакарь җанның тормыш юлы – илебез тарихы.
Сәгъдиевлар бик матур пар булып, 56 ел бергә гомер кичерәләр. Хәзер сугыш ветераны Заһит абый арабызда юк инде. Нурлыгаян апаның да соңгы елларда сәламәтлеге мактанырлык түгел. Бүгенге көндә ул балалары тәрбиясендә гомер итә.